Йогышлы моллюск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йогышлы моллюск latin yazuında])
Йогышлы моллюск
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм тиребелем[d]
Диагностика юллары физикальное обследование[d], Оптический микроскоп[d] һәм Биопсия
Дәвалануда кулланыла торган дару Кантаридин[d][1]
ICD-9-CM 078.0[2][3]
ICPC 2 идентификаторы S95
Commons-logo.svg Йогышлы моллюск Викиҗыентыкта
Йогышлы моллюск
Molluscaklein.jpg
МКБ-10 B08.108.1
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 8337 8337
MedlinePlus 000826 000826
eMedicine derm/270  derm/270 

Йогышлы моллюск — кеше өчен үзенчәлекле Pox ДНК вирусы чыгарган тиренең инфекцион зарарлануы, гадәттә балаларны зарарлый. Авырулар санының югары ноктасы 2-3 яшьтәге балаларда була. Йоктыру тоташу юлы белән бара, ә аннары аутоинокуляция белән тарала. Иммунодефицит белән пациентларда күп санлы, ә кайчак кушылган ясалулар була ала. ВИЧ-инфекцияле пациентлар өчен ияк өлкәсе тиресе зарарлану хас.

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тире өстендә үзәк чокырчык һәм тирәнгә пролиферацияләүче эпидермисның гиперплазланган өлешчәләр билгеләнә. Эпидермис күзәнәкләре зурайган һәм аларда эксцентрик урнашкан интрацитоплазматик өстәүләр (моллюск тәнчекләре) бар.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Ялгыз яки күп санлы, төссез, балавыз сыман елтыравык белән үзәк уелмалы ясалу (моллюск төенчеге).
• Кабаклар кырыйларындагы ясалулардан вирус яшь пәрдәсенә эләгеп алга таба икенчел ипсилатераль хроник фолликуляр конъюнктивит үсешенә китерә ала. Игътибарсыз кабак кырыйларын караганда ясалуны күрмәскә мөмкин.
• Басканда ясалудан күзәнәкле детриттан торган эремчексыман матдә чыга ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгәр ясалу кабак кырыеннан ерак урнашса, дәвалау кирәк түгел. Дәвалауга кисеп алу, электрокоагуляция, криотерапия яки лазер кулланып ясалуны алып ату керә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. NDF-RT
  2. Disease Ontology — 2016.
  3. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел