Йозеф Кайнц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йозеф Кайнц latin yazuında])
Йозеф Кайнц
Туган телдә исем алман. Josef Ignaz Kainz
Туган Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Moson[d], Magyaróvár District[d], Мошон[d], Венгрия корольлеге, Австрия империясе
Үлгән 20 сентябрь 1910(1910-09-20)[1][2] (52 яшь)
Вена, Аустрия-Маҗарстан[3]
Күмү урыны Дёблингское кладбище[d][4]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре театр актеры
Җефет Сара Гутцлер[d] һәм Margarete Nansen[d][5]

 Йозеф Кайнц Викиҗыентыкта

Йозеф Игнац Кайнц (алман. Josef Ignaz Kainz; 2 гыйнвар 1858(18580102)[6], Визельбург20 сентябрь 1910, Вена) — XIX–XX гасырлар чигендә Алмания һәм Австриянең иң билгеле актёрларның берсе.

Тормышы һәм ижаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йозеф Кайнц тимер юл хезмәткәре, элеккеге актер гаиләсендә туган. 15 яшендә инде ул беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Ул профессиональ актерлык карьерасын Венада башлый. Аннары ул берничә ел Алманияның провинция театрларында эшли. 1878 елда Л. Кронекның Мейнинген театрының танылган труппасына кушыла. Монда ул берничә кызыклы роль уйный, алар арасында Генрих фон Клеистның шул ук исемдәге пьесада принц Гамбурглы роле. 1880-елларда Мюнхенда, аннары Берлинда чыгыш ясый.

Берлинда үткән еллар Йозеф Кайнцның иҗат карьерасында иң яхшысы булды. Башта Ирекле Сәхнәдә, аннары Л’Арронжның Дойче театрында, аннары Отто Брамда эшли, Кайнц классик материалга нигезләнгән искиткеч образлар галереясын булдыра — Мольерның Тартюфы һәм Альцесты, Шиллерның «Юлбасарлар» әсәреннән Фердинанд һәм Франц Моор, Шекспирның «Король Лир» дрмасынан клоун, Ромео, Гауптман драмасында оста Генрих һәм тукучы Беккер. Ибсенның «Өрәкләр» әсәреннән Освальдны 1894 елда Брауншвейгта, аннары 1903 елда Вена Бургтеатрында уйный. Аның актерлык осталыгының иң югары ноктасы Гамлет ролен башкару иде (беренче тапкыр 1891 елда). Мастер үз уены белән Шекспир образын кешелеклерәк, гадирәк итә: аның Гамлеты кулларын кесәдә тота, өстәлдә утыра, ә атаклы «Булырга яки булмаска» монологын бакчадагы эскәмиягә ятып әйтә.

Бургтеатрда беренче актер булып, гомеренең азагында Кайнц Венага кайта. Монда ул беренче булып Александр Моиссиның сәләтен ача һәм аңа сәхнәдә үзен күрсәтергә булыша. Йозеф Кайнц 1910 елда Венада вафат була[7]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Австриядә театрның иң яхшы башкаручылары бүләкләнә торган Кайнц театр медале бар.
  • Лукино Висконтиның «Людвиг» фильмында Кайнц ролен Фолькер Бонет башкарган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • История зарубежного театра. — Ч. 2. — М., 1984.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]