Эчтәлеккә күчү

Йозеф Людвиг Раабе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йозеф Людвиг Раабе latin yazuında])
Йозеф Людвиг Раабе
Туган 15 май 1801(1801-05-15)[1][2]
Броды[d], Галиция һәм Лодомерия кыйраллыгы[d][3]
Үлгән 12 гыйнвар 1859(1859-01-12)[2][4] (57 яшь)
Сүрих, Швейцария[3]
Ватандашлыгы  Швейцария
Әлма-матер Вена техника университеты[d][1][5]
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче Сүрих үнивирситите[1] һәм Эсвичрә федераль технология институты[1]

 Йозеф Людвиг Раабе Викиҗыентыкта

Йозеф Людвиг Раабе (немец телендә: Joseph Ludwig Raabe, 1801 елның 15 мае, Броды — 1859 елның 22 январе, Цюрих) — Швейцария математигы. Хезмәтләре математик анализ, функцияләр теориясе, рәтләр теориясе, алгебра, геометрия, кулланылышлы математика, күк механикасы өлкәсендә.

Раабе исемен рәтләрнең килешүенең әһәмиятле критерийларның берсе йөртә (Раабе билгесе). Ул шулай ук сферик тригонометриянең рәт формуласын чыгарган.

Йозеф Людвиг Раабе 1801 елның 15 маендаа Броды шәһәрендә (Австро-Венгрия, хәзер Украинада) ярлы гаиләдә туган. Белемен Вена Политехникумында алган, анда 1820 елда кергән. Диссертацияне яклап, ул Цюрих университетында укыткан, ә 1855 елдан Цюрих политехникумының профессоры булган. Чиксез кечкенә зурлыклар анализы белән шөгыльләнгән, аңа 20 инша багышлаган. Аннан соң дәвам итеп: 12 инша белән функцияләр теориясе һәм рәтләр турында тәгълимат, 9 инша белән геометрия, бер инша белән — алгебра һәм өч инша белән — кулланылышлы математика. Бу иншаларның күбесе (37) Крелльнең «Journal für die reine and angewandte Mathematik»-та (I-L, 1826–55) урнаштырылган.

Раабеның бу басмада урнаштырылган беренче мәкаләсе «Allgemeine Theorie der Epicyclen» булган. Аерым итеп ул: «Die Differential- und Integralrechnung mit Functionen einer Variablen» (Цюрих, 1839-47), «Die Jacob-Bernoulli’sche Function», (Цюрих, 1848), «Mathematische Mittheilungen» (Цюрих, 1857≈58), «Ueber die fortschreitende Bewegung d. Schwerpuncte d. Planeten unseres Sonnensystems etc.» (Цюрих, 1858)-ны нәшер иткән.

Йозеф Людвиг Раабе 1859 елның 22 январендә Цюрихта үлгән.