Йозеф Хайнц (олысы)
Йозеф Хайнц (олысы) (немец телендә: Joseph Heintz der Ältere; 1564 елның 11 июнендә чукындырылган, Базель — 1609 елның 15 октябре, Прага) — Швейцария рәсем ясаучысы, живописец һәм архитектор. «Рудольфинец» — Прагада император Рудольф II Габсбургның сарай яны рәссамы булып эшләгән.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Йозеф Хайнц Швейцариядә, Базельдә туган һәм укыган. Иртә белемен әтисе живописец һәм архитектор-ташчыдан алган. Аның живопись остасы фараз ителгәнчә Ганс Бок булган (язучы, шагыйрь һәм дипломат Ганс Бок белән бутамаска). Ганс Гольбейн-кечесенең әсәрләреннән күчермәләр ясаган. 1584—1589 елларда Йозеф Хайнц Римда торган һәм эшләгән (Венециядә уздырган 1587-1588 еллардан тыш), анда ул Ханс фон Аахен өйрәнчеге булган[13].Йозеф Хайнц. Италиядә Хайнц Римда немец һәм нидерланд рәссамнары түгәрәгенә «Күчмә кошлар», яки «Бент» (нидерланд телендә: bent — клуб, туплама, нидерланд телендә: Bent vogels — күчмә кошлар яки нидерланд телендә: Bentvueghels — «каурый кошлары») кушылган. Ул шулай ук антик сәнгатьне өйрәнгән һәм Рафаэль, Микеланджело һәм Полидоро да Караваджо кебек Итальян Яңарышы чоры рәссамнар картиналарыннан күчермәләр ясаган. 1587 елда ул Флоренциядә һәм Венециядә Тинторетто, Тициан һәм Паоло Веронезе картиналарыннан күчермәләр ясап сәяхәт иткән[14].

1591 елдан бирле Прагада Изге Рим империясе императоры Рудольф II Габсбург сарай яны рәссамы вазыйфасында торган. 1598 елдан 1609 елга кадәр алмашып Прагада һәм Аугсбургта торган. Аугсбургта шулай ук бу шәһәрдә барокко стилендә торган «Корал йорты»ның (Augsburger Zeughaus) фасадын эшләп архитектор булып эшләгән. Ул шулай ук әтисе фикерләрендә һәм Рим, Венеция һәм Ломбардиянең хәзерге заман архитектурасында нигезләнеп Аугсбургның яңа таможнясының көнчыгыш фасадын проектлаган. 1602 елда император аңа дворян званиесен биргән.
Прагада үлгән. Прагада, Кече Странада Иоанн Чукындыручы костёлы зиратында күмелгән булган. Живописецның улы Йозеф Хайнц Кечесе (1600—1678) шулай ук мәшһүр рәссам булган һәм күбесенчә Венециядә торган һәм эшләгән. Берничә дини картина ясаган, әмма аларны әтисе кебек имзалаган; элек улына караган дип фараз ителгән бу эшләрнең кайберәүләре хәзер әтисенең соң әсәрләре дип санала.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Йозеф Хайнц Олысының иҗатын гадәттә Ханс фон Аахен сәнгате һәм итальян маньеризмы белән бәйле мөнәсәбәттә карыйлар [15]. Хайнцның картиналары күбесенчә мифологик, аллегорик һәм дини темаларга карый. Якынча илле картина һәм якынча йөз эскиз һәм рәсем сакланган. Аугсбургта эшләрдән кала, Базель “Биюләр йорты”нда (Haus zum Tanz) Хайнц эше фрескалар сакланып калган. Римда ул башта күчермә ясаучы сыйфатында мәгълүм булган, аннан соң әкренләп оригиналь художество стилен формалаштырып үз темалары буенча язган. Портретист буларак ул “сәхнә” яки “дөньяви ритуалның төрле таләпләренә җавап бирүче репрезентатив портреты”ның күренекле остасы булган[16][17]. Башка “рудольфинецлар”дан аермалы буларак Йозеф Хайнц сюжет картиналарын һәм портретларын ясаган гына түгел, ә «ню» жанрына салым түләгән. “Аның шаян эротик сәнгате XVIII гасыр француз рококосы белән ассоциирланган рудольфин стиле гедонистик кәефләрен чагылдырган»[18].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
«Корал йорты». Фасад. 1602—1607. Аугсбург
-
Венера көзге алдында. 1594. Кәгазь, итальян карандаш, сангина. Гетти Үзәге, Лос-Анджелес
-
Амур һәм Психея. Як. 1605. Бакыр, май. Шайцлер сарае, Аугсбург
-
Үкенүче Мария Магдалина. Киндер тукыма, май. Принстон университетының художество музее. Нью-Джерси, АКШ
-
Император Рудольф II-нең портреты. 1594. Бакыр, май. Сәнгатьләр тарихы музее, Вена
-
Сатирлар һәм нимфалар. 1599. Бакыр, май. Иске Пинакотека, Мюнхен
-
Мифологик туй. 1609. Агач май. Сәнгатьләр тарихы музее, Вена
-
Венера белән саубуллашучы Адонис (юрама: Зевс һәм Каллисто). Бакыр, май. Сәнгатьләр тарихы музее, Вена
-
Җәясен очлаучы Амур. Агач, май. Сәнгатьләр тарихы музее, Вена
-
Фаэтон төшүе. 1596. Агач, май. Нәфис сәнгатьләр музее, Лейпциг
-
Эрцгерцогиня Констанция Австрияле портреты. 1604. Киндер тукыма, май. Стерлинг һәм Франсин Кларк сәнгатьләр институты. Вильямстаун, Массачусетс, США
-
Прозерпинаны урлау. Як. 1595. Агач, май. Иске осталар галереясе, Дрезден
-
Император Фердинанд II Габсбургның сарай яны кәрләсе белән портреты. 1604. Киндер тукыма, май. Сәнгатьләр тарихы музее, Вена
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 SIKART — 2006.
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ 3,0 3,1 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118709917 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Joseph (I) Heintz
- ↑ Joseph (der Ältere, I.) [JH; Heinz, Josef; Ainz, Gioseffo; Enzo, Gioseffo; Hainz, Joseph (Josef) Heintz] — 2006.
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ The Fine Art Archive
- ↑ Sandrart.net
- ↑ Union List of Artist Names — 2021.
- ↑ 11,0 11,1 https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0000_GRO4399_III
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Catholic Encyclopedia (1913)/Joseph Heinz.
- ↑ Biography at the Getty Museum [1] 2023 елның 31 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Тананаева Л. И. Рудольфинцы: Пражский художественный центр на рубеже XVI—XVII веков. — М.: Наука, 1995. С. 175
- ↑ Тананаева Л. И., 1995. С. 181
- ↑ Власов В. Г. Рудольфинское искусство // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VIII, 2008. — С. 306
- ↑ Власов В. Г. Хайнтц, Йозеф // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 461. — ISBN 5-88737-010-6
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Jürgen Zimmer. Joseph Heintz als Architekt. In: Elias Holl und das Augsburger Rathaus. München 1985. S. 98-118.
- Joseph Eduard Wessely. Heintz, Joseph der Ältere von. In: Allgemeine Deutsche Biographie (ADB). Band 11, Duncker & Humblot, Leipzig 1880. S. 663 f.
- Jürgen Zimmer. Heintz, Joseph der Ältere von. In: Neue Deutsche Biographie (NDB). Band 8, Duncker & Humblot, Berlin 1969, ISBN 3-428-00189-3. S. 443 f.
- Klaus Bußmann. Heinz Schilling: 1648 — Krieg und Frieden in Europa. Katalogband und zwei Textbände, Münster 1998 [Dokumentation der Europaratsausstellung zum 350-jährigen Jubiläum des Westfälischen Friedens in Münster und Osnabrück.] Münster/ Osnabrück 1998, ISBN 3-88789-127-9. S. 45.
- Gertrud Seyboth: Augsburg — früher und heute. Presse-Druck- und Verlags-GmbH, Augsburg 1976. S. 115.