Йокы артерияләре стенозы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йокы артерияләре стенозы latin yazuında])
Йокы артерияләре стенозы
Сурәт
Саклык белгечлеге кардиология
Дәвалануда кулланыла торган дару Клопидогрел[d][1] һәм Ацетилсалицилат кислотасы
ICD-9-CM 433.10[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C95804[3]
 Йокы артерияләре стенозы Викиҗыентыкта

Йокы артерияләре стенозы гомуми йокы артериясе бифуркациясе урынында еш очракта җәрәхәтләнү белән атеросклерозлы төерләр өчен тамырларның тараюыннан гыйбарәт. Артериаль тышчаның тигезсезлеге тромбоцитлар һәм фибриннар (ак эмболлар) яки атероматоз материалның вак кисәкләреннән  (Һолленһорст төерчәләре) тора һәм ми һәм челтәркатлау тамырлары эмболлары ясалу чыганагы була ала.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Өлкән яшьтә билгеләнә

•     Кабатланучы ишемия һөҗүмнәре (amaurosis fugax).

•     Челтәркатлау артерияләре томалануы.

•     Транзитор ишемияле һөҗүмнәр (ТИҺ).

•     Инсульт.

2.     Билгеләре

а) йокы артерияләре   пальпациясен  тромбның күчү куркынычы өчен сак кына үткәрергә кирәк. Чагылган яки тулы стеноз йокы артерияләрендә тибеш кимүе яки булмавы белән бергә була. Таралган атеросклерозда периферия артерияләрендәге тибеш кими ала;

б) аускультация.Өлешчә стенозда стетоскоп белән яхшырак ишетелгән шауны аускультациялиләр. Аускультация барышында сулышны тоткарлаганда артерияләрнең бөтен озынлыгы буенча шауны тыңлау бик мөһим. Иң куркыныч симптом - чагылган стенозда аускультацияләнгән югары йомшак шау санала. Тамыр 90% яки күбрәк тарайгач, шау юкка чыга.

3.     Тикшерүләр

a)дуплекслы тикшерү — инвазив булмаган тикшерү сынавы, ул җанлы рәвештә югары мөмкинлекле ультрасонография һәм допплерографиядән бергә тора;

б) магнитлы-резонанслы ангиография — инвазив булмаган һәм төгәл ысул;

в) йокы артерияләренең ангиографиясе — аеруча төгәл ысул (рәс. 24.40), ләкин өзлегүләрнең югары куркынычлыгы белән бәйле.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалауның максаты - инсультны һәм күрүнең өзлексез кимүен булдырмау.

1.    Гомуми чаралар тәмәке тарту, гипертензия, ША, симерү, гиперхолестеринемия һәм йөрәк аритмиясе кебек куркыныч шартларны юк итүгә юнәлгән.

2.     Антиагрегантлы терапия

•     Аспирин көненә 75-300 мг.

•     Аспирин монотерапиясенең нәтиҗәсе булмаганда, аспирин һәм дипиридамол (персантин) комбинациясен көненә 200 мг кулланалар.

•     Башка препаратлар нәтиҗә бирмәсә, клопидогрель (плавикс) көненә 75 мг кулланалар.

3.     Антиагрегантлы терапиягә карамастан ТИҺ дәвам итсә эчкә антикоагулантларны куллану, шулардан варфарин.

4.     Каротидлы эндартерэктомия симптомнар һәм тамырлар тараюы 70%-тан артык булган авыруларга күрсәтелә.

Офтальмологик күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.     Еш. Вакытлыча сукырлык.

2.     Еш түгел. Һолленһорст төерләре һәм челтәркатлау артерияләре томалану.

3.     Сирәк. Гипотензив ретинопатия (әкрен кан агымы ретинопатиясе) һәм күзнең ишемия синдромы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.