АКШ гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/АКШ гимны latin yazuında])
(Йолдызлар сибелгән байрак битеннән юнәлтелде)
АКШ гимны
Нигезләнү датасы 1814
Сурәт
Атама The Star-Spangled Banner
... хөрмәтенә аталган АКШ байрагы[d] һәм Star Spangled Banner Flag[d]
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Нәрсә нигезендә эшләнгән Defence of Fort McHenry[d]
Төп тема Star Spangled Banner Flag[d] һәм Балтимор алышы[d]
Сәнгать формасы җыр
Басма яки тәрҗемәләре The Star-Spangled Banner[d], O Say Can You See[d] һәм Star-Spangled Banner[d]
Башкаручы Долли Партон[d]
Чыгыш иле  Америка Кушма Штатлары
Әсәр яки аның атамасы теле инглиз теле
Чыгару датасы 1814
Көйязар Джон Стаффорд Смит[d]
Текст авторы Фрэнсис Скотт Ки[d]
Көй бар To Anacreon in Heaven[d]
Тональлек си-бемоль мажор[d]
Беренче юл O! say can you see by the dawn’s early light
Соңгы юл O’er the Land of the free, and the home of the brave.
Кайда басылган Cedarmont Kids[d], The Riverside song book[d], The Army and Navy Hymnal[d], School Song Knapsack[d], Suggestive programs for special day exercises[d] һәм Sions harpe[d]
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d] һәм 🅮[d]
Содержит текст Defence of Fort McHenry[d]
 АКШ гимны Викиҗыентыкта
Star-Spangled Banner гимнының тәүге басмаларыннан берсе

The Star-Spangled Banner (“Йолдызлар сибелгән байрак”) – Америка Кушма Штатларының дәүләт гимны. Дүрт куплеттан тора, гадәттә аның беренче куплеты (ешрак) яки беренче ике куплеты (сирәгрәк) башкарыла.[1]

гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

гимн тексты – Фрәнсис Скотт Ки (Francis Scott Key) тарафыннан 1814 елда язылган “Макһенри кирмәнен саклау” поэмасының бер өлеше. Автор – ул вакытта 35 яшьлек адвокат һәм һәвәскәр шагыйрь – поэманы Британия корабларының Балтимор шәһәрендәге Макһенри яр буе кирмәненә (Fort McHenry) төнге һөҗүменнән соң[2] иҗат иткән, ул шундагы хәлләрнең шаһиты булган.

1812-1815 елларда бәйсезлек өчен хәлиткеч көрәш[3] алып барган АКШның беренче байрагында, шул чорда конфедерация булып берләшкән штатлар саны буенча, 15 ак-кызыл буй һәм зәңгәр төстәге җирлектә шулкадәр үк йолдыз булган. Соңрак, ак-кызыл буйларның гомуми саны даими рәвештә 13 булырга тиеш, дигән карарга килгәннәр (конфедерациягә нигез салучы штатлар саны буенча). Йолдызлар саны, яңа штатлар килеп кушылган саен, арта барган.[4]

Байрак төне буе Макһенри кирмәне өстендә торган, ләкин британ снарядлары аңа бернинди зыян китермәгән. гимнның рәсми чараларда җырланучы беренче куплетында шул хакта бәян ителә. Җыр беренче мәртәбә шул ук елны Балтимор шәһәрендә башкарылган. Ләкин ул дәүләт гимны итеп расланганчы бер гасырдан артык вакыт үткән. 

Озак вакыт, гимн музыкасы инглизләрнең бер популяр табын җырыннан алынган, дип санаганнар. Бары тик 1980 нче елларда гына көйнең үз авторы булуы ачыкланган. Бөекбританиядә музыка тарихчысы, композитор, органчы һәм җырчы буларак танылган Джон Стаффорд Смит (John Stafford Smith) аны 1780 елда иҗат иткән. Җыр күпмедер вакыт Бөекбритания музыкантлары берлегенең шаян гимны дип саналган. Аның башлангыч исеме – “Анакреонт җыры”.

Фрәнсис Скотт Ки сүзләре өстәлгәч тә, җыр әле 1889 елда гына рәсми рәвештә АКШ Хәрби-диңгез гаскәрләрендә кулланыла башлаган. 1916 елдан башлап аны Ак йортта да ара-тирә оркестр уйнаган. Ниһаять, 1931 елның 3 мартында АКШ Конгрессы җырны, автор тексты белән бергә, милли гимн итеп раслаган. Моңа кадәр илнең үз гимны булмаган, кирәк чакта йә Hail Columbia, йә My Country, 'Tis of Thee җырларының берсен кулланганнар.

гимнның испан теленә шактый ирекле тәрҗемәсе рәсми рәвештә расланган. Шулай ук алман теленә һәм тагын берничә телгә әдәби тәрҗемәсе дә бар, ләкин алар кулланылмый.

Инглизчә тулы тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фрәнсис Скотт Ки (Francis Scott Key) – АКШ дәүләт гимны авторы. Эдвард Перси Моран (Edward Percy Moran, 1862–1935) рәсеме.

The Star-Spangled Banner

1. O! say can you see by the dawn’s early light,
What so proudly we hailed at the twilight’s last gleaming,
Whose broad stripes and bright stars through the perilous fight,
O’er the ramparts we watched, were so gallantly streaming?
And the rockets’ red glare, the bombs bursting in air,
Gave proof through the night that our flag was still there;
O! say does that star-spangled banner yet wave,
O’er the land of the free and the home of the brave?

2. On the shore dimly seen through the mists of the deep,
Where the foe’s haughty host in dread silence reposes,
What is that which the breeze, o’er the towering steep,
As it fitfully blows, half conceals, half discloses?
Now it catches the gleam of the morning’s first beam,
In full glory reflected now shines in the stream:
’Tis the star-spangled banner, O! long may it wave
O’er the land of the free and the home of the brave.

АКШ байрагының 1814 ел версиясе[4]

3. And where is that band who so vauntingly swore
That the havoc of war and the battle’s confusion,
A home and a country, should leave us no more?
Their blood has washed out their foul footsteps’ pollution.
No refuge could save the hireling and slave
From the terror of flight, or the gloom of the grave:
And the star-spangled banner in triumph doth wave,
O’er the land of the free and the home of the brave.

4. O! thus be it ever, when freemen shall stand
Between their loved home and the war’s desolation.
Blest with vict’ry and peace, may the Heav’n rescued land
Praise the Power that hath made and preserved us a nation!
Then conquer we must, when our cause it is just,
And this be our motto: „In God is our trust;“
And the star-spangled banner in triumph shall wave
O’er the land of the free and the home of the brave!
[5]

Татар теленә тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызлы буй-буй байрак

Әйт әле, күрәмсең алсу таң атканда, —
Без аны данладык кич кояш батканда?
Зәңгәр күк, йолдызлар – ак-кызыл иңендә, —
Җилфердиме ул байрак кирмәннең түрендә?
Бомбалар шартлады, ракеталар янды,
Ә байрак төн буе безнең сафта калды.
Әйт әле, балкыймы ул байрак бүген дә —
Кыюлар җирендә, азатлар илендә?

Тәкәбберләр, посып куе томаннарга,
Дөм караңгылыкта яткан текә ярда —
Капыл җил байрактан куркуны басармы,
Әллә бер яшереп, яңадан ачармы?
Горур балкый анда, шәфәкъ нурларында,
Сурәте чагыла агымсу-алкында, —
Йолдызлы байрак ул, җилфердәсен көн дә
Кыюлар җирендә, азатлар илендә.

Кайда соң киберле ант эчкән өерләр? —
Юкка чыкты алар, тар-мар ителделәр,
Канлы эзләрен дә каплый кара туфрак...
Ил-Ватан ул безгә гомерлеккә уртак!
Урын юк сыенырга ялчыга һәм колга —
Куркып качса качсын кабер шомлыгына.
Йолдызлы байрак ул — дан-шөһрәт иңендә,
Кыюлар җирендә, азатлар илендә!

Азатлар барында мәңге шулай булсын.
Сөекле йортыбыз сугыштан арынсын:
Мәдхия — юнәлтеп җиңүле солыхка,
Милләт итеп безне, ярлыкаучы Хакка.
Уңышка омтылыш, гамәлдә ышаныч,
Безнең шигаребез: “Аллада — таяныч”.
Буй-буй байрак балкыр — дан-шөһрәт иңендә,
Кыюлар җирендә, азатлар илендә!

YOLDIZLI BUY-BUY BAYRAQ
Äyt äle, kürämseñ alsu tañ atqanda, –
Bez anı danladıq kiç qoyaş batqanda?
Zäñgär kük, yoldızlar – aq-qızıl iñendä, –
Cilferdime ul bayraq kirmänneñ türendä?
Bombalar şartladı, raketalar yandı, –
Ä bayraq tön buyı bezneñ safta qaldı.
Äyt äle, balqıymı ul bayraq bügen dä –
Qıyular cirendä, azatlar ilendä?

Täkäbberlär, posıp quyı tomannarğa,
Döm qarañğılıqta yatqan tekä yarda —
Qapıl cil bayraqtan qurqunı basarmı,
Ällä ber yäşerep, yañadan açarmı?
Ğorur balqıy anda, şäfäq nurlarında,
Suräte çağıla ağımsu-alqında, —
Yoldızlı bayraq ul, cilferdäsen kön dä
Qıyular cirendä, azatlar ilendä.

Qayda soñ kiberle ant eçkän öyerlär? —
Yuqqa çıqtı alar, tar-mar iteldelär,
Qanlı ezlären dä qaplıy qara tufraq...
İl-Watan ul bezgä ğömerlekkä urtaq!
Urın yuq sıyınırğa yalçığa häm qolğa —
Qurqıp qaçsa qaçsın qäber şomlığına.
Yoldızlı bayraq ul — dan-şöhrät iñendä,
Qıyular cirendä, azatlar ilendä!

Azatlar barında mäñge şulay bulsın.
Söyekle yortıbız suğıştan arınsın:
Mädxiä — yünältep ciñüle solıxqa,
Millät itep bezne, yarlıqawçı Xaqqa.
Uñışqa omtılış, ğämäldä ışanıç,
Bezneñ şiğärebez: “Allada — tayanıç”.
Buy-buy bayraq balqır — dan-şöhrät iñendä,
Qıyular cirendä, azatlar ilendä!

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ турында Википедия мәкаләсе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.youtube.com/watch?v=f5gkkBtRK_U%7C АКШ гимнын 9 яшьлек Атена Криз җырлый
  2. https://en.wikipedia.org/wiki/The_Star-Spangled_Banner#/media/File:Ft._Henry_bombardement_1814.jpg | Макһенри кирмәненә һөҗүм
  3. https://en.wikipedia.org/wiki/War_of_1812%7C Англия-Америка сугышы
  4. 4,0 4,1 https://de.wikipedia.org/wiki/Flagge_der_Vereinigten_Staaten%7C(үле сылтама) Кушма Штатлар байраклары
  5. http://www.thenationalanthemproject.org/lyrics.html%7C(үле сылтама) Милли гимн проекты сәхифәсе