Йомак (сүз)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йомак (сүз) latin yazuında])

Йомак сүзе табышмак дигәнне аңлата. Ләкин Себер татарлары сөйләшендә йомак сүзе "әкият" мәгънәсендә йөри. Татар һәм башкорт телләрендә йомгалак сүзе дә теркәлгән, аның асыл мәгънәсе йомгак (җеп йомгагы) сүзеннән дип карарга мөмкин. Димәк, фикер сөреп, табышмакка җавап табу йомгакның очын табу белән бер икән.

Чыганак: А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том.