Йомраннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йомраннар latin yazuında])

Йомранна́р (Citellus) — тиенсыманнар гаиләлегеннән имезүчеләр ыругы. 38 төре билгеле, Төньяк ярымшарның ачык ландшафтында таралган. Татарстан территориясендә 2 төре бар. Тимгелле йомраннар (C. suslicus) Идел алдында, җирән яки зур йомраннар (C. major) Кама аръягында һәм Идел алдында очрый. Далаланган сөзәклекләрдә, көтүлек җирләрдә, болыннарда, юл кырыйларында яши.

Гәүдәсе 14-40 см, койрыгы — 4-20 см озынлыкта, 1 кг га кадәр авырлыкта. Арткы очлыклары алгыларына караганда берникадәр озынрак. Колаклары күренми диярлек. Койрыгы йөнтәс. Тимгелле йомраннарның сырты ачык таплар сибелгән соры-коңгырт яки көрән төстә. Җирән йомраннарның сырты саргылт-соры, ян-яклары җирән, яңакларында җирән яки көрән таплар ачык күренә. Аларның йоны кышка йомшак һәм куе була. Колонияләргә тупланып, үзләре казыган өннәрдә яшиләр. Көндез активлар. Суыклар башлану белән, кышкы йокыга талалар. Куркыныч килүне сизү белән, өннәре янына «баганадай» басалар һәм хәвеф сигналы бирәләр (ачы итеп сызгыралар). Кышкы йокыдан уяну белән, парлашу башлана, йөклелек чоры 25-30 көн дәвам итә. Бер ояда 7-9 бала була. Үсемлекләрнең җир өсте һәм җир асты өлешләре, кайвакыт бөҗәкләр белән тукланалар.

Бөртекле ашлыкка зыян китерәләр, күп кенә авыру тудыручыларның табигый күчерүчеләре. 3-4 ел яшиләр.

Тимгелле йомраннар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]