Йомшактәннәр
| Йомшактәннәр | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Cantharidae Людвиг Имхофф, 1856[1][2][3] |
| Таксономик ранг | гаилә[1][2][3] |
| Югарырак таксон | элатероидные[d][1][2][3] |
| Таксонның халык атамасы | Soldaatjes[4], bløtvinger[5] һәм 花萤科[6] |
Йомшактәннә́р (Contharidae) - төрле азык белән тукланучылар асотрядыннан коңгызлар семьялыгы. Гәүдә озынлыгы 15 мм га кадәр, яссыланган, төкчәләр белән капланган. Гәүдәнең тышкы капламы йомшак (исеме шуннан).

Төсе кара, кызгылт-көрән яки металлсыман яшел. Кайбер төрләрнең ана затларында өске канатлары юк. Мыеклары җепсыман яки пычкысыман. 3 меңнән артык төре билгеле, РФдә - 200 гә якын, Татарстан территориясендә - 100 ләп. Аеруча коңгырт йомшактәннәр (Contharis fusca) еш очрый. Гәүдә озынлыгы 11-15 мм, кара төстә; башының алгы өлеше, мыек урыны һәм корсак өлеше сары-кызыл; гадәттә, аркасының ян кыры уртасында кара тап бар; аяклары тоташ кара. Коңгызлар җәй башында күренә башлый, чәчәкләрдә еш очрый; кортлары туфракта, сирәк кенә агач кайрысы астында яшиләр. Ерткычлар. Бөҗәкләр белән тукланалар. Корбаннарын казналыклары беләнт отып алалар да тукымаларны эретә торган ферментлар кертәләр, аннары сыек азыкны суыралар.
Элек бу семьялыкка утлы коңгызлар да кертелгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Ślipiński S. A., Leschen R. A. B., Lawrence J. F. Order Coleoptera Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Schmitt M., Bousquet Y., Bouchard P. et al. Family-group names in Coleoptera (Insecta) // ZooKeys / T. L. Erwin — Sofia: Pensoft Publishers, 2011. — 972 p. — ISSN 1313-2989; 1313-2970 — doi:10.3897/ZOOKEYS.88.807 — PMID:21594053
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Norwegian Biodiversity Information Centre — 2009.
- ↑ (unspecified title) — doi:10.17520/BIODS.2022140