Йони

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йони latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вьетнамда, Лам Донгта табылган таш йони.

Йо́ни (Санскрит телендә:योनि, yoni) — еш аналыкны, вульваны, хатын-кыз аналыгын аңлаткан Санскрит төшенчәсе. Турыдан-туры мәгънәдә ул "карын", "туу урыны" дигәнне аңлата.
Сүзнең күптөрле мәгънәләре бар - дөньяви контекстта да, дини контекстта да: "чыганак, килеп чыгыш, ял итү урыны, сыйдырыш, саклау урыны, торак, йорт, оя".

[1].

̃Һинд динендә е йони хатын-кыз кабул итүче башның чагылышы, пассив принцип, ул лингам булган актив ир кеше принцибына каршы.[2]. Йони Шактиның символы булып тора һәм Ходайның башка хатын-кыз аспектлары. Киңрәк мәгънәдә йони эчтә буш, кабул итүче яки эчкә бөгелгәнне чагылдыра.

Джозеф Кэмпбелл йонины Кали Алиһәсе белән ассоциацияли, бу кара кан эчүче Алиһә, Шива Ходаеның хатыны.[3].

Йони һәм лингам дип санарга кабул ителгән иң борынгы археологик табылмалар Хараппада һәм Мохенджо-Дарода казылмаларда табылган булганнар һәм Һинд үзәне цивилизациясенә карыйлар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Monier-Williams' Sanskrit-English Dictionary. Cologne Digital Sanskrit Dictionaries. 2015 елның 20 июнь көнендә тикшерелгән.
  2. Jansen, Eva Rudy {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}. — P. 46, 119. — ISBN 90-74597-07-6
  3. 'Campbell, Joseph' {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}. — P. 170—171.