Йорт аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Йорт аты
Йорт аты
Йорт аты
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Equus ferus caballus (Laurenti, 1768)

Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Йорт аты (лат. Equus ferus caballus) — атлар ыругына керүче, кешеләр йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек. Ат кымызы һәм ат ите — сәламәтлек өчен иң файдалы ризыклар.

Кыргый атларның сакланып калган бердән-бер төре булып тора (Пржевальский атыннан тыш).

Йорт атлары, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да таралган. Тарпаннарны беренче итеп төрки халыклар б.э.к. 7–8 гасырларда кулга ияләштерелгән дип уйланыла. Бу хәл Башкортстанның Дәүләкән районы территориясендә булган дип фаразлана.[1] Аурупада бозлык чоры тәмамлану белән кешеләр тарпаннарны кырып бетерәләр, анда атлар булмый. Шуңа күрә, мәсәлән урыс һәм башка телләрдә ат лексикасында татар сүзләре күп: рус. лошадь, мерин, табун, каурый, буланый һ.б.

Атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшькә карап ат атамалары:

  • Айгыр — үсеп җиткән (3 яки 4 яшьтән) печтерелмәгән иркәк ат.
  • Алаша — печтерелгән иркәк ат.
  • Бия — үсеп җиткән (3 яки 4 яшьтән) теше ат.
  • Тай — яшь (3 яшькә кадәр) иркәк ат.
  • Байтал — яшь (3 яшькә кадәр) теше ат.
  • Кырыкмыш тай (ябага тай, еллаган тай) — 1 дән 2 яшькә кадәр ат.
  • Колын — 1 яшькә кадәр ат.

Ат төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар (мәсәлән, совет олау аты).
  • Җигем атлар — җигелә торган атлар (мәсәлән, беларус җигем аты).
    • Юртак атлар — елдам юртаклауга тумыштан сәләте белән җиңел җигем атлар (мәсәлән, орлов юртагы).
  • Менге атлар — менеп йөри торган атлар (мәсәлән, асыл менге ат).
    • Менге-җигем атлар — иярле һәм җигүле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, дон аты).
    • Менге-йөк атлары — иярле һәм йөкле эшкә ярый торган атлар (мәсәлән, лакай аты).
  • Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.

Ат токымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Ат токымнары

Дөньяда 200 артык ат токымнары бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Матюшин Г. Н. Археологический словарь. — М.: Просвещение: АО «Учеб. лит.», 1996. — 304 с.: ил. ISBN 5-09-004958-0.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өч томда). — Казан, 1977.