Эчтәлеккә күчү

Йорт татарлары теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йорт татарлары теле latin yazuında])
(Йорт татарлары сөйләше битеннән юнәлтелде)
Йорт татарлары теле
Үзисем:

нугайча, татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Әстерхан өлкәсе

Халәт:

начар хәлдә[d]

 Классификация
Төркем:

Йорт татарлары теле — татар теленең урта диалектының әстерхан сөйләшенең ассөйләше (урынчалыгы). Йорт татарларының туган теле.

Кайвакыт аерым тел булып исәпләнеп йорт татар теле дип тә йөртелә. Формалаша башлаган дәвердә йорт татар теле нугай һәм алабугат татар телләренә, әдәби татар теленә караганда, якынрак була. Соңрак әдәби татар теле йогынтысында татар теленә якыная.

Язуы юк. Рәсми рәвештә татар әдәби теленнән файдаланалар. XХ гасыр башына чаклы йорт татарларының иске татар телендә Хаҗитархан шәһәрендә ике мәшһүр газеты чыккан.

Юрт татарлары диалекты Татар теле Нугай теле Рус теле
алысеракалысдалеко
анау, сулшулсолтот
ан-як, мон-яканда-мондаонда-мундатам и сям
ашарачкычашкышключ
аяккасәаякпиала
мама, әйеәби, дәү әниаейбабушка
әкилмәгәалып килергәаькелувпринести
әпәй, калач, питарипи, икмәкоьтпекхлеб
ни зат? нәрсә?не, не зат?что?
угааңаогаему
пышмагакисәргәкесуьвпилить, отрезать
ни зат итә? ни зат итәде?нишли? не зат этуьв?что делает?

Тел йорт татарлары (әстерхан татарлары) арасында таралган. Телне якынча 12 мең кеше белә дип санала (2008 ел бәяләмәсе).

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Арсланов Л. Ш. Юртовских татар (астраханских ногай) язык // Языки мира: Тюркские языки. Бишкек: Кыргызстан, 1997. С. 506—513.