Йост Бюрги
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 28 февраль 1552[1][2][3][…] |
| Туу урыны | Лихтенштейг[d], Санкт-Галлен[d], Швейцария[4] |
| Үлем датасы | 31 гыйнвар 1632[1][2][3][…] (79 яшь) |
| Үлем урыны | Кассел, Гессен-Кассель[d][4] |
| Күмелү урыны | Altstädter Friedhof[d][5] |
| Балалар | Benjamin Bramer[d][6] |
| Место происхождения (Швейцария) | Лихтенштейг[d][7] |
| Һөнәр төре | amateur mathematician, астроном, часовщик, сәгатьче, математик |
| Эш урыны | Вильгельм IV Гессен-Кассельский[d][8], Рудольф II[d] һәм Иоганн Кеплер |
| Әсәрләр җыентыгы | Чехия милли техника музее[d] һәм Музей искусств и ремёсел[d] |
| Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
| Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
| Commons Creator бите | Jost Bürgi |
Йост Бю́рги (Jost Bürgi; 1552 елның 28 феврале, Лихтенштейг — 1632 елның 31 январе, Кассель) — швейцар һәм немец математигы һәм астрономы, сәгать остасы һәм прибор төзүче. Маятник белән сәгаьнең беренче уйлап табучыларның берсе, шулай ук логарифмик таблицалар авторы буларак мәгълүм, аларны ул Непер белән бер үк вакытта диярлек эшләгән.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1552 елда Швейцариядә туган. 1579 елдан 1604 елга кадәр Гессен-Кассель ландграфы Вильгельм IV-нең сарай яны астрономы булган. 1604 елдан 1630 елга кадәр Прагада император Рудольф II-дә хезмәттә торган, анда сарай яны астрономы Иоганн Кеплер булган. 1631 елда үлгәненә кадәр бер ел кала ул Кассельгә кайткан.
Уйлап табулары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1585 елда Бюрги ландграф Вильгельм IV өчен өч уклы сәгать конструирлаган. Сәгатьләрдә беренче мәртәбә сәгать һәм минут угыннан тыш секунд угы да эчтә корылган булган. Бу сәгать ярдәмендә яңа вакыт берәмлеген - секундны үлчәргә мөмкин булган. Шулай итеп Йост Бюрги секундның беренче ачучысы булып санала[9].
1588 елда Бюрги логарифмнарны ача, аларның таблицаларын ул 1620 елда нәшер иткән (Джон Непердан бәйсез рәвештә). Бюрги таблицалары инде киң мәшһүр булган Непер таблицаларына караганда җайсызрак булган, шуңа күрә Бюрги публикациясе практик рәвештә күренеп алынмаган булган, тиздән онытылган булган һәм янә бары тик 1856 елда табылган булган[10].
1594 елда Антониус Эйзенхойт белән XVI йөзьеллыкка мәгълүм йолдызлыклар сурәте белән автоматик күк глобусын барлыкка китерә.
Ротманн белән бергә 121 йолдыз каталогын төзегән, шул ук вакытта вакыт үлчәве беренче мәртәбә итеп йолдызларның урынын билгеләү чарасы булган.
1604 елда императордан Пражский Градта остаханә һәм ике ярдәмче кабул иткән.
Эпонимнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бюрги хөрмәтенә Айда кратер аталган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1995.
- 1 2 Encyclopædia Britannica
- 1 2 Brockhaus Enzyklopädie — F.A. Brockhaus, 1796.
- 1 2 verschiedene Autoren Biographisches Lexikon zur Geschichte der böhmischen Länder — R. Oldenbourg Verlag, Collegium Carolinum, 2000.
- ↑ Find A Grave — 1996.
- ↑ Complete Dictionary of Scientific Biography — Детройт: Charles Scribner's Sons, 2008. — ISBN 978-0-684-31559-1
- ↑ verschiedene Autoren Historische Lexikon der Schweiz, Dictionnaire historique de la Suisse, Dizionario storico della Svizzera — Bern: 1998.
- ↑ Berry A. A Short History of Astronomy — London: John Murray, 1898.
- ↑ Schweizerische Physikalische Gesellschaft: Jost Bürgi erfand nicht nur die Sekunde 2014 елның 11 октябрь көнендә архивланган
- ↑ Математика XVII столетия // История математики, в трёх томах / Под редакцией А. П. Юшкевича. — М.: Наука, 1970. — Т. II. — С. 55—56.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Боголюбов А. Н. Бюрги Йост // Математики. Механики. Биографический справочник. — Киев: Наукова думка, 1983. — 639 с.
- Denis Roegel. Bürgi’s «Progress Tabulen» (1620): logarithmic tables without logarithms, 2010, Digitalisat
- Voellmy, Erwin. Jost Bürgi und die Logarithmen. Beihefte zur Zeitschrift «Elemente der Mathematik» / Band 5 (1948)