Йосыповлар (Түнтәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йосыповлар (Түнтәр) latin yazuında])

Түнтәрнең Йосыповлар династиясе үзләрен танылган Йосыф морза (Сөембикәнең әтисе) нәселеннән дип саныйлар. Идегәй (1352-1419) – Норадын морза – Оказ морза (Акас яки Ак Каз булырга мөмкин) – Муса морза – Йосыф морза (1556 елда вафат) – Илморза – Чин морза – Гәрәй морза – Турай (1740) – Муса – Садретдин – Минһаҗетдин – Хәсән – Мифтахетдин – Закир (1916 елда вафат) – Әмин – Тәлгать. Язучылар Рабит Батулла һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин раслаганча, Йосыф морза 1552 елда Казанны саклаучыларга ярдәмгә килгән булган. 7 улының берсе, Ил исемлесе, чыннан да үз гаскәре белән мари урманнарында калган. Әлеге мөхтәрәм язучылар, татарның Казан ханлыгы тарихын тирәнтен өйрәнгән шәхесләр буларак, югарыда китерелгән шәҗәрәнең дөреслеккә якын булуына шик белдермәделәр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.