Йосыф Галимуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йосыф Галимуллин latin yazuında])

Галимуллин Йосыф Галимулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 1 гыйнварында Иске Салавыч авылында туган. Туган авылында башлангыч белем ала. Хезмәт юлына бик иртә баса—1932 елда колхоз терлекләрен көтүгә алына. Бер ел  Балтач-Яңгул маршрутында ат белән почта ташый. 1935 елда энергияле егетне авылдагы «Кызыл яшьләр» колхозы бригадиры итеп куялар һәм ул заманында гаять авыр һәм җаваплы булган шушы хезмәтне дүрт ел башкара.

Бөек Ватан сугышында катнашу. Фронт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы башлангач бригадирга бронь бирелүгә карамастан, районның берничә чая комсомолы белән үзе теләп фронтка китә. 1941 елның көзендә Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша. 1942 елның гыйнварында каты яралана. Ярты ел госпитальләрдә дәваланганнан соң кабат сугышка керә. Брянск янындагы, Курск дугасындагы сугышларда катнаша. 1944 елда кабат яралана. Савыгып чыкканнан соң сугыш юлын дәвам итә. Берлинны алуда катнаша, Җиңү көнен дә Берлинда каршылый.

Й.Галимуллин туган ягына 1946 елның маенда гына кайта. Сугыш юлларындагы батырлыкларының дәлиле буларак ике орден, сугышчан медальләр тагып кайта ул.

Сугыштан соңгы елларда җитәкчелек эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң бригадир булып эшләвен дәвам итә. Көзен аны инде эшче-крестьян депутатларының Салавыч авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Сугыш елларында какшаган авылны тернәкләндерү өчен ул күп эш башкара. Зур оештыру сәләтен күреп 1952 елда аны «Кызыл яшьләр» колхозының рәисе итеп сайлыйлар. Бер елдан соң колхозларны эреләндерү башлана—әлеге хуҗалыкка тирә-як авыллардагы өч колхоз кушыла. Ул гына да түгел, 1960 елда хуҗалык Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне авылларын үз карамагына ала. Й.Галимуллин озак еллар дәвамында шушы эре колхоз белән уңышлы җитәкчелек итә. Колхозда яңа терлек каралтылары, мәдәният объектлары, балалар  бакчалары салына.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менә шушы хезмәтләре өчен рәискә 1965 елда районда беренчеләрдән булып Татарстан АССРның атказанган төзүчесе исеме бирелә. 1966 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Й.Г.Галимуллин 1971-1985 елларда район кулланучылар җәмгыятенең Салавыч сәүдә берләшмәсе директоры булып уңышлы эшләде.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ветеран 2003 елның 4 апрелендә вафат булды.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006