Йосыф турында риваять (балет)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йосыф турында риваять (балет) latin yazuında])
Йосыф турында риваять
Фото
«Йосыф турында риваять» балетыннан күренеш
Көйязар Леонид Любовский
Сценография Андрей Злобин
Пәрдәләр саны 3
Беренче куелыш 2001
Беренче куелыш җире Казан, Татар дәүләт опера һәм балет театры

«Йосыф турында риваять» (рус. Сказание о Йусуфе) — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча 2001 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган 3 актлы балет.

Автоpлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балетта катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йосыф
  • Зөләйха
  • Якуб
  • Йосыфның абыйлары
  • Сәүдәгәр
  • Фиргавен
  • Вәзирләр һ. б.

Балетның эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I акт. Йосыф һәм туганнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакыйга борынгы Көнчыгышта бара. Изге коңгызлар — скарабейлар, кеше язмышы хуҗалары, тормыш шарларын тәгәрәтеп уйныйлар. Мөгаен, зирәк Якуб өчен иң әһәмиятле булган сорауны чишү дә алар кулындадыр — җиткән улларының кайсына яшь ягыннан олылык япмасын (нәсел дәвамчысы дәрәҗәсен) бирергә? Бертуганнарның һәркайсы үзен әлеге исемгә лаек дип исәпли, шуны расларга тырыша. Җемелдәүче йолдызлар уратып алган коңгызларның янәдән күренүе ниндидер могҗиза вәгъдә итә. Алар тәгәрәтеп алып кергән шар ярыла, аннан чибәр егет — Якубның тагын бер улы пәйда була. Егетнең мөкаммәл матурлыгын күреп, Якуб аны башка туганнарыннан өстенрәк күрә, япманы Йосыфка бирергә карар кыла.

Көнләшкән туганнары Йосыфны кыйный, изге япманы ерткалап бетерә. Йосыф кайгыра. Ләкин Якуб һәм коңгызлар аңа әлеге хәлнең аңа Ходай җибәрәчәк сынауларның берсе генә булуын төшендерәләр. Йосыф абыйларын гафу итә, ләкин тегеләре аны яңадан кыйнап, коега ташлый. Коеда Йосыф караңгылыктан курка. Йолдызлар һәм коңгызлар моның да бер сынау икәнен әйтеп, Йосыфны коедан чыгаралар. Йосыфтан котылуларына шатланып торган туганнары аны исән-сау күреп, шашып кала. Келәмгә төреп, яшереп куялар. Якуб бу вакытта улын эзли.

Кое янына тауар төягән кәрәван туктый. Абыйлары Йосыфны сәүдәгәргә сатарга ният кыла. Мөкаммәл гәүдәле колны сатудан керәчәк табышын уйлап, сәүдәгәр шундук риза була. Йосыфның туганнарына акча ыргытып, сәүдәгәр Йосыфны көрсигә утырта. Кәраван юлын дәвам итә. Якуб килеп кергәч, уллары аннан тезләнеп кичерүен сорыйлар.

II акт. Йосыф һәм Зөләйха[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиргавен авырый. Аның кәефен күтәрү өчен, хатыны Зөләйха бәйрәм оештыра. Ләкин фиргавен моңа битараф кала. Сәүдәгәр фиргавенгә чибәр колны күрсәтергә рөхсәт сорый. Егетнең чибәрлегенә шаккаткан Зөләйха фиргавеннән аны сатып алуын сорый. Сәүдәгәрне үзенең коткаручысы дип санаган Йосыф өчен коллыкка сатылу — тагын бер зур сынау булып тоела.

Зөләйха егетнең игътибарын җәлеп итмәкче була. Ләкин егет аңа карамый. Зөләйха фиргавенгә Йосыфның сәләтләре турында сөйли. Фиргавеннең авырганын ишетеп, Йосыф аны терелтә. Рәхмәт йөзеннән фиргавен олы мәҗлес оештыра.

Зөләйха, егет белән ялгызы калгач, аны яратуын үтенә, дәртенә чыдый алмыйча, күлмәген ертып төшерә. Килеп кергән фиргавенгә Зөләйха шикаять итә, егетне үзен көчләргә теләүдә гаепли. Фиргавен егетне зинданга ташларга боера.

III акт. Йосыф һәм фиргавен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якуб фиргавенне улының гөнаһсыз булуына ышандырырга тели. Рәнҗеп, күкләрдән ярдәм сорый. Мисырга хәвеф арты хәвеф ява. Ил җимерелә, кешеләр үлә.

Йосыф зинданда. Кинәт ишек ачылып китә, яраннарын һәм Йосыфның туганнарын ияртеп, фиргавен килеп керә. Ул Йосыфтан кичерүен һәм илне коткаруын сорый. Йосыф барысын да гафу итә. Фиргавен аңа үзе янәшәсендә урын тәкдим итә. Шул вакытта йолдызлар килеп керә, һәм Ходай сайлаган Йосыфны үзләре белән алып китәләр.

Бәяләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балетка куелган бәяләр төрле[1].

Бүләкләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]