Эчтәлеккә күчү

Йос ван Гент

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йос ван Гент latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Исем Juste de Gand[2]
Туу датасы 1430[3]
Туу урыны Гент, Фландрия[d], Франция патшалыгы
Үлем датасы 1480[4][5]
Үлем урыны Италия[3]
Һөнәр төре рәссам
Сәнгать юнәлеше Ранняя нидерландская живопись[d]
Әсәрләр җыентыгы Метрополитен-музей[d][6], Музей изящных искусств[d], Национальная галерея Марке[d], Лондон милли галереясе[d], Музей изобразительного искусства[d] һәм Берлинская картинная галерея[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Justus van Gent
 Йос ван Гент Викиҗыентыкта

Йос ван Гент, яки Юстус ван Гент, Йос ван Вассенхове (нидерланд телендә: Justus van Gent, Joos van Wassenhove; 1430, Гент, Фландрия — 1480) — нидерланд живописецы, мөгаен, Гентта тумышлы, Төньяк Яңарыш чоры иртә нидерланд живописе вәкиле[7]. Йос тумышы белән Көнчыгыш Фландрия шәһәре Генттан (хәзер Бельгия) булган. Фландриядә өйрәнгән һәм эшләгәннән соң Италиягә күчкән, Урбинода герцог Федерико да Монтефельтрода эшләгән булган, анда Джусто да Гуанто (итальян телендә: Giusto da Guanto) буларак мәгълүм булган. Рәссам әсәрләрендә иртә Италия Яңарышы сәнгате йогынтысы ачык күренә.[8].

Распятие. Триптих. 1464—1465. Агач, май. Изге Бавон Соборы, Гент

Йос ван Вассенховеның иртә еллары турында бик әз мәгълүм. Дж. Вазари һәм Ф. Гвиччардини “Джусто да Гуанто” (Юстус Гентлы) дип атаган рәссам – ул 1460 елда Антверпен Изге Лука Гильдиясе әгъзасы булган һәм 1464 елдан Гентта Изге Лука гильдиясенең ирекле остасы дәрәҗәсенә ия булган рәссам Йоос ван Вассенхове булган. Ван Вассенхове киң мәшһүр булганга охшаган, чөнки 1467 – 1468 елларда Ватикан өчен кырык тугра эшләү өчен түләү алган. 1470 ел тирәсендә ван Вассенхове Римга барган. [9]. 1472 һәм 1475 еллар арасында Вассенхове Урбино герцоглыгында Италия яңарышының әйдәп баручы сәясәтче һәм меценаты Федерико да Монтефельтроның сарай яны рәссамнарының берсе булган. Вассенхове Урбинода живопись остаханәсе иясе буларак теркәлгән булган. Да Монтефельтро 1472 һәм 1474 еллар арасында Урбинода доминикан «Corpus Domini» борадәрлеге өчен ясалган “Апостолларның причащениесе” алтарь образына заказ биргән. Алтарь картинасына да Монтефельтроның (профильгә сынган борыны белән) белән бергә Урбино сараенда фарсы илчесе Катерино Дзено кертелгән.

Рәссам иҗатында Нидерланд һәм Италия живописе традицияләре кушылган. Йос ван Гентның Италиягә күчкәнче 1471 елда башкарылган төп эше – изге Бавон Соборында (Гент) “Распятие триптихы”. Италиядә Вассенхове герцог да Монтефельтро резиденцияләрен бизәүдә катнашкан: Урбинода Палаццо Дукале һәм Губбиода сарайның. Ван Гент Урбинода 1474 елда Урбино герцогының Студиолосын (фәнни өйрәнү өчен кабинетын) бизәгән. Бүлмәнең өске өлеше периметры буенча “борынгылыкның мәшһүр кешеләре”нең (Uomini illustri) идеаллаштырылган портретлары урнашкан: төрле тарихи һәм шул заман шәхесләренең. Егерме сигез ярым-гәүдә Йос тарафыннан берникадәр Педро Берругете үзгәрешләре белән ясалган. Фәйләсуфларның, галимнәрнең һәм шулай ук борынгы заманның һәм урта гасырларның мәшһүр шәхесләрнең, Чиркәү Атакайларының һәм теологларның уйдырма “портрет”ларыннан тыш галереяга папалар Пий II һәм Сикст IV, кардинал Виссарион һәм Витторино да Фельтро портретлары кертелгән (мөгаен, заказчы сайлавы буенча циклга аның портреты да кертелгән булган). Портретларның бер өлеше күчермәләр белән алыштырылган, оригиналлар Париж Луврында һәм Урбино Милли галереясында саклана.

«Борынгының мәшһүр шәхесләре» (Uomini illustri) портретлары. Урбинода герцог Федерико да Монтефельтро студиолосы. 1474

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Алешина Л. С. Йос ван Вассенхове, также Йос ван Гент, Джусто ди Гуанто / Л. Алешина // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.).. — М. : Белый город, 2006. — Т. I : А—Й. — С. 463. — 463 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0922-1 (т. I).
  • С. Дзуффи. Возрождение. XV век. Кватроченто. — М.: Омега-пресс, 2008. — С. 290—291. — 384 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-465-01772-5.