КВН

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КВН latin yazuında])

КВНрус. Клуб весёлых и находчивых — «Шаяннар һәм тапкырлар клубы») — төрле оешмалар һәм коллективлар такымнары ярышкан популяр юмористик уен. БДБ илләрендә, аеруча Россиядә киң таралган.

Хәзерге вакытта Беренче каналда да КВН ике дәрәҗәдә уйнала: Югары һәм Премьер лигаларда.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр уен, телевизион тапшыру буларак, 1961 елда чыга. 1964 елдан бирле аны Александр Масляков алып бара. Тапшыру зур популярлык яулый, ССРБ буенча массачыл «КВН хәрәкәте» башлана. Университетларда, мәктәпләрдә, җәйге лагерьларда һ. б. урыннарда үз КВН уеннары үткәрелә башлый.

Әмма уенда яңгыраган кайбер шаяртулар еш идеологик яктан телевидение җитәкчелегенә ошамаган. Тапшыруда көчле цензура урнаша, ә 1971 елда тапшыру ябыла.

Яңадан уен бары тик 1986 елда торгызыла. Аны алып баручы булып Александр Масляков кала. Инде берничә тапшырудан соң уен янә зур популярлык казана. Уен хәтта Көнбатыш Аурупага, АКШка һәм Исраилга тарала.

Күп кенә данлыклы алып баручылар, артистлар, юмористлар эш юлын нәкъ КВН уеныннан башлаганнар.

Уен кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр аерым очрак өчен кагыйдәләр төрле булырга мөмкин, ләкин, гадәттә, тотрыклы кайгыдәләр бар.

Беренчедән, КВНда такымлап катнашалар. Һәр такымда кимендә 2 кеше булырга тиеш. Һәр такымның үз капитаны булырга тиеш.

Икенчедән, уен аерым бәйгеләргә бүленергә тиеш. Һәр бәйгене хөкемдарлар төркеме бәяли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]