Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
![]() | |
Эшләү еллары | 1930 |
---|---|
Ректор | Р. Низамов |
Адрес | 420012, Русия, Татарстан, Казан, Яшел урам, 2 |
Сайт | kgasu.ru |
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты – Казанда урнашкан югары техник уку йорты.
1930 елның 13 маенда Казан коммуналь-төзелеш институты буларак оеша. 1939 елдан –Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1941 дә ябыла.
1946 елда Казан җәмәгать-көнкүреш төзелеше инженерлары институты буларак яңадан торгызыла, 1952дән Казан нефть сәнәгате төзүче-инженерлар институты, 1957дән Казан төзүче-инженерлар институты (КИСИ), 1995тән Академия, 2004 елдан – Университет.
2010-11 уку елында студентлар саны – 6799. Көндезге бүлектә 4476 студент укый. Укыту рус телендә, төзелеш факультетында – татар һәм рус телләрендә алып барыла. Студентларның инглиз телен белүләре шулай ук грантлар алулары һәм халыкара диплом программасында катнашу мөмкинлекләрне ача.[1]