КИВ-микроангиопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КИВ-микроангиопатия latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Ретиналь микроангиопатия — БИДС белән авыруларда ретинопатиянең иң еш формасы, 70% диярлек авыруларда очрый һәм CD4+ күзәнәкләр саны кимү белән бәйле. Була алган сәбәпләре: иммун комплекслар утырмалары, челтәркатлау тамырлары эндотелиеның КИВ-инфекциясе, гемореология какшаулары һәм челтәркатлау гемодинамикасы үзгәрүләре.

1.    Билгеләре. Мамыксыман чыганаклар, кан савулар һәм капиллярлар үзгәрешләр белән бергә бара ала (рәс. 14.33а).

2.     Дифференциаль диагностика. Әлеге үзгәрүләрне башлангыч CMV-ретинит дип ялгыш уйлау мөмкин, ләкин аннан аермалы буларак микроангиопатия гадәттә симптомсыз бара, ә чыганаклар үзләре берничә атнадан соң юкка чыга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.