КХДҖ гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КХДҖ гимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Flag of North Korea.svg
Emblem of North Korea.svg

200px}noicon

Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең дәүләт гимны да, Корея Җөмһүриятендәге (Көньяк Кореядагы) кебек үк, “Ватанпәрвәрлек җыры” (кореяча 애국가, латин транскрипциясендә Aegukka) дип атала (көньякта Aegukga дип шәрехләнә һәм укыла). Шул исемдәге җыр 1945 елда язылып, 1947 елда КХДҖ гимны буларак расланган. Текст авторы — Пак Се Йоң (박세영, Pak Se Yong), көен Ким Вон Гүн (김원균, Kim Won Gyun) иҗат иткән.
1947 елга кадәр Корея ярымутравының төньягында да ул вакытта гомумкорея милли гимны дип саналган һәм 1948 елның 15 августында гына Көньяк Корея дәүләт гимны[1] булып киткән җырны кулланганнар. Ләкин аны, көньяктагы кебек үк,... шотландиялеләрнең Auld Lang Syne көенә җырлаганнар. Шулай итеп, Корея ике кисәккә бүленгәч, ярымутрауда бер үк исемдәге ике гимн гамәлгә кергән. Һәм аларның, гимннар өчен гадәти булган гомуми таләпнең үтәлгән булуыннан гайре, бернинди уртаклыгы юк. Бу таләп — беренче ике нота арасында бер кварталык интервал булу: мәсәлән, до-фа, ре-соль, ми-ля, фа-си, соль-до, ля-ре интерваллары. Корея халкы үзе дә әлегә ике төркемгә телгәләнгән һәм ике капма-каршы рухи-идеологик тарафка юнәлтелгән. Ләкин кабат берләшү барыбер котылгысыз.

Һангыйль язуында Латин транскрипциясе Тәрҗемәсе
1. 아침은 빛나라 이 강산

은금에 자원도 가득한

삼천리 아름다운 내 조국

반만년 오랜 력사에

찬란한 문화로 자라난

슬기론 인민의 이 영광

몸과 맘 다 바쳐 이 조선

길이 받드세

2. 백두산 기상을 다 안고

근로의 정신은 깃들어

진리로 뭉쳐진 억센 뜻

온 세계 앞서 나가리

솟는 힘 노도도 내밀어

인민의 뜻으로 선 나라

한없이 부강하는 이 조선

길이 빛내세

솟는 힘 노도도 내밀어

인민의 뜻으로 선 나라

한없이 부강하는 이 조선

길이 빛내세

A ch'im un pinnara, i kangsan

Ungum e, chawon do kaduk han

Samch'olli*, arumdaun nae choguk,

Panmannyon** oraen ryoksa e

Ch'allan han munhwa ro charanan

Sulgiroun inmin ui i yonggwang.

Mom gwa mam ta pach'yo, i Choson***

Kiri pattuse.


Paektusan kisang ul ta anko.

Kullo ui chongsin un kitturo,

Ch’illi ro mungch'yo jin oksen ttut

On segye apso nagari.

Sonnun him nodo do naemiro,

Inmin ui ttus uro son nara.

Han opsi pugang hanun i Choson

Kiri pinnaese.

Sonnun him nodo do naemiro,

Inmin ui ttus uro son nara.

Han opsi pugang hanun i Choson

Kiri pinnaese.

1. Өч мең ли җир табигый байлык,

Алтын-көмеш таң нурларында,

Гүзәл Ватаныбыз, зирәк халык,

Биш мең ел данлы тарихында

Саф күңелен биреп һәрбер эшкә,

Бөек мәдәнияткә ирешкән.

Әйдәгез, җан-тән фида кылып,

Саклыйк шул изге Чосонны.


2. Ихтыяр көчебез — хаклыкта,

Ватан — тырыш хезмәт учагы,

Пәкту тавы рухын колачлап,

Дөньялыкта алгарган чагы —

Халык үзе тудырган илдә,

Шашкын давылларны йөгәнләп.

Әйдәгез, данлыйк илебезне,

Чиксез бай, куәтле җирне.

Халык үзе тудырган илдә,

Шашкын давылларны йөгәнләп.

Әйдәгез, данлыйк шул Чосонны,

Балкытыйк барыр юлны.

* 삼천리 (samch’olli) — өч мең ли. Ли (, Li) — Көнчыгыш Азиянең борынгы озынлык үлчәү берәмлеге, 300 яки 360 адымга тәңгәл килә (төрле илләрдә төрлечә). Кореяда 3000 ли якынча 1180 чакрымга тигез.
** 반만년 (panmannyon) — ярты миллион ел. Кореялылар үз тарихын яңа эрага кадәр өч мең ел элек башланган дип саныйлар. [2]
*** 조선 (Choson яки Joseon) — 1392-1897 елларда Корея ярымутравында яшәгән дәүләт һәм Кореяның бүгенге гомуми үзатамасы.
  1. https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D3%A9%D0%BD%D1%8C%D1%8F%D0%BA_%D0%9A%D0%BE%D1%80%D0%B5%D1%8F_%D0%B3%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D1%8B
  2. https://de.wikipedia.org/wiki/Go-Joseon%7C Der Legende nach wurde Go-Joseon im Jahr 2333 v. Chr. vom Halbgott Dangun Wanggeom gegründet. — Риваятьләр буенча, борынгы Чосон дәүләтенә ярымалла Дангун Ваңгөм безнең эрага кадәр 2333 елда нигез салган.