Кабатланучы полихондрит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабатланучы полихондрит latin yazuında])
Кабатланучы полихондрит
Сурәт
Саклык белгечлеге ревматология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Дапсон[d][1]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/3856(яп.)[2]
ICD-9-CM 733.99[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C157268
 Кабатланучы полихондрит Викиҗыентыкта

Кабатланучы полихондрит — кимерчәкләрдәге вак тамырларының васкулиты белән сыйфатланган сирәк идиопатияле чир, ул кабатланучы, төрле әгъзалар һәм системаларны җәлеп итүче еш көчәюче ялкынсыну күренешләренә китерә.

1. Гомернең 5-6 дистәсендә билгеләнә.

2. Билгеләре

• Колак яфрагының кабатланучы шешүе (рәс. 24.6а).

• Патологик барышка трахеобронхиаль кимерчәкләр җәлеп ителсә карлыккан тавыш, йөткерү һәм стридор барлыкка килә ала.

• Борын бүлгесе җимерелүе борынның иярсыман деформациясенә китерә ала (рәс. 24.6б).

• Йөрәк каплавычлары җитешсезлеге

• Эрозив булмаган ялкынсынулы полиартрит.

• Эчке колак төзелешләре җәлеп ителүе колакларның нейросенсорлы катылыгына, колак шауына яки баш әйләнүенә китерә ала.

3. Дәвалау. Колак уртача зарарланганда гадәттә СЯКЧ системалы куллану җитә, ләкин күбесенчә эчке әгъзалар зарарланганда системалы кортикостероидлар белән бергә цитостатиклар куллану кирәк.

4. Офтальмологик күренешләре. Склерит һәм кискен алгы увеит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.