Эчтәлеккә күчү

Кабил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабил latin yazuında])
Кабил
бор. яһүд. קין
Сурәт
Туу датасы БЭК 3900[1]
Үлем датасы БЭК 3200[1]
Ата Адәм[2]
Ана Һава[3]
Кардәш Авель[d]
Ире яки хатыны жена Каина[d]
Балалар Енох[d][4]
Предки из Эдем[d][5]
Һөнәр төре фермер
Партнёр в спорте или профессии Авель[d]
Катнашучы братоубийство[d][6]
Моннан файдаланып эшләнгән Каин[d]
Телгә алынган хезмәтләр Каин[d], Каин[d], Children of Eden[d], Бытие 4[d] һәм Божественный принцип[d][7]
Отсутствует в Классик антик чор турында практик белем энциклопедиясе[d]
Имеет наследника или бенефициара Енох[d]
 Кабил Викиҗыентыкта
Кабил һәм Һабил. Г. Тиссот

Кабил (бор. яһүд. קין, "алу, юнәтү, җитештерү"не белдерүче קנה kanaʻ тамырыннан, гарәп. قابيل, бор. грек. Κάιν, лат. Cain) — Инҗилдә, Коръәндә Адәм белән Хаваның өлкән улы (Быт. 4). Җирдә туган беренче кеше (Быт. 4:1-2), һәм шулай ук беренче үтерүче. Кабил — Идриснең әтисе һәм аның нәселенә нигез салучы.

Кабил исеме якын кешеләреңә карата явыз гамәлләр кылырга (үтерү генә түгел) сәләтле явыз, көнче кешенең синонимына әйләнгән. Көнчыгыш славян халык этимологиясе Кабил (Каин) исеменнән бор.-рус. окаяти, ягъни «ләгънәтләнгән» сүзе килеп чыккан.

Гностицизмда Кабил — Явыз (Шайтан) һәм Хаваның улы. Бу фикерне Кипрдан Изге Эпифаний, Лионнан Изге Иреней һәм Тертуллиан сөйләгәннәр. Ул яһүд мидрашимында да бар[8].

Бертуганнарның тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һабил көтүче, ә аның абыйсы Кабил игенче булган. Бәхәс ике абыйның да Аллаһыга корбан китерүеннән башланган (бу Изге Язмаларда искә алынган беренче корбаннар). Һабил үз көтүенең беренче балаларын, ә Кабил туфрак җимешен корбан иткән.

« Һабил сарык көтүче, ә Кабил җир эшкәртүче иде. Берникадәр вакыт үткәч, Кабил бир җимешләрен Аллаһына корбан китерде, Һабил дә көтүенең беренче туган малыннан корбан итте.

Быт 4:2—4

»

Аллаһ бары тик Һабилнең корбанын гына хуплап кабул итә.

Шуннан соң Кабил Һабилне үтерә.

Инҗилнең бу өлешендә кешенең гамәлләре өчен әхлакый җаваплылык темасы беренче тапкыр күтәрелә, һәм шулай ук беренче тапкыр, Кабил җинаять кылганчы ук, ул көнчелек хисе күрсәткәннән соң гына, «гөнаһ» сүзе әйтелә :

Шулай ук Кабилнең үз кылган эшен Аллаһтан яшерергә тырышканын да билгеләп үтәргә мөмкин.

Аллаһның кече энесен өстен күрүе турындагы мотив Изге Язмаларның башка урыннарында, Исхак һәм Ягъкуб, Йосыф һәм аның унбер абыйсы, Давыт һәм аның абыйлары турындагы хикәяләрдә очрый. Һабил — бу сериядәге беренче хикәя .

Яһүд динендә Кабилнең Һабилне үтерүенең сәбәпләре турында башкача караш бар.

Кабил тарафыннан Һабилнең үтерелүе. Монреаль кафедраль соборы, мозаика

Кабил һәм Һабил хикәясенең аңлатмалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Талмуд буенча, Кабил һәм Һабил Гадәндә туганнар . А. П. Лопухин карашы буенча, бу Изге Язмалар текстына һәм Кабил исеменең тәрҗемәсенә каршы килә[9] .

Кабил һәм Һабил.
Р. Бегас, бронза, 1895;
Германия тарихы музее

Кабилнең Һабилне үтерүе Коръәндә дә искә алына, ләкин абыйларның исемнәре искә алынмый. Кабил үзенең кече энесе Һабилне үтергән, чөнки Аллаһ икесен дә корбан китерергә мәҗбүр иткән, тик Һабилнең генә корбанын кабул иткән. Көнчелек хисләре Кабилне абыйсын үтерергә һәм кешелек тарихында беренче үтерүче булырга этәргән [10] .Калып:Коран/Цитата

Тәфсирләргә караганда, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр балигъ булгач, Аллаһы Тәгалә Адәмгә Һабилне Кабил белән бер үк вакытта туган сеңлесенә өйләндерергә боерган, чөнки аңа Кабилгә кияүгә чыгу тыелган. Кабил Һабил белән бер үк вакытта туган сеңлесенә өйләнүдән баш тарткан. Кабил үз теләген туктатмаганлыктан, Адәм бәхәсне хәл итү өчен корбан чалырга тәкъдим иткән. Һабил иң яхшы сарыгын, ә Кабил — өлгермәгән бодайны китергән. Икесен дә төрле калкулыкларга куеп, алар күзәтә башлаганнар. Аннары күктән ак болыт төшеп, Һабилнең сарыкларын күтәргән. Моны күргәч, Кабил көчле көнчелек хисе кичергән һәм Һабилне үтерергә булган. Шуннан соң Кабил Һабилне күмгән. Һабил егерме яшьтә булган[11] .

Башка аңлатмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Кругосвет"та Изге Язмалардагы хикәянең ике тормыш рәвеше, көтүлек һәм игенчелек арасындагы каршылыкны чагылдыруы билгеләп үтелә .

Кинематографта Кабил образы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Изге Язмалар» (Италия, АКШ, 1966). Режиссеры — Джон Хьюстон . Ричард Харрис Кабил ролендә.
  • Нух (2014; АКШ). Режиссеры Даррен Аронофский . Jóhannes Høykjur Jóhannesson Кабил ролендә.
  • «Табигатьтән тыш» (9-10 сезоннар, шулай ук 5 һәм 6 сезоннарда да искә алына). Кабил ролен Тимоти Омундсон уйный.
  • «Люцифер» (3 нче сезон). Кабил ролен Том Веллинг башкара.
  • «Ул беркайчан да үлмәде» (АКШ, Канада, 2015). Режиссеры — Джейсон Кравчик. Кабил ролендә Генри Роллинз.
  1. 1 2 http://timeline.biblehistory.com/event/cain
  2. Бытие 4:1
  3. בראשית
  4. 17 // בראשית
  5. Бытие 2:15
  6. https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/Kain;4197339.html
  7. Церковь объединения — 1954.
  8. Папазян, А. А., 1987.
  9. Толковая Библия Лопухина. Глава 4.. әлеге чыганактан 2018-04-27 архивланган. 2023-03-17 тикшерелгән.
  10. Али-заде, 2007
  11. Саид-Афанди аль-Чиркави. История пророков. Том 1. — 2010. — С. 30.. әлеге чыганактан 2019-11-26 архивланган. 2019-05-03 тикшерелгән.