Кавал күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кавал күле latin yazuında])
Кавал күле
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Карта
 Кавал күле Викиҗыентыкта

һәм

Кавал күле (Ковалевское, [1][2],Ковалинское[3]) (рус. Ковалевское озеро — Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан күл. Кара күлдән 1 км төньяктарык урнашкан.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кавал күле - агымсыз су яткылыгы. Татарстанның Лаеш районында Комлы Кавал авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Су яткылыгы катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 4207 м, максималь киңлеге 950 м[2]. Көзге мәйданы 124,5 гектар (башка мәгълүматлар буенча - 1,36 км²[5]). Уртача тирәнлеге 3 м га кадәр, максималь тирәнлеге 12 м[3]. Диңгез өсте тигезлегеннән биеклеге — 69,6 м[2]. Күл өч плёстан (су өслененең аерылып торган өлөшө) тора: Ковал, Урта һәм Зимница. Ярлары түбән, сөзәк, комлы. Иң тирән сулы булып, тирәнлеге 13, 11 һәм 6 м га кадәр тирәнлеге белән аерылып торган, Кавал плёсы тора. Уртача һәм Зимница плёслары сай сулы.

Гидрология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлнең күләме 4 млн м³. Катнаш, җир асты һәм грунт сулары белән тулылана. Суы сары төстә, исез, катылыгы 1 ммоль/л, минерализациясе 46,9 мг/л, үтә күренмәлеге 55 см. Суның тибы — гидробонатлы кальций.[2]

Хуҗалыкта файдалану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су яткылыгы хуҗалыкта табигый су белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы, шулай ук ял итү, балык тоту өчен файдаланыла. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Биредәге пляжлар бик популяр. Бу халыкның яраткан ял һәм балык тоту урыны. Июль ахырына кадәр су чиста һәм үтә күренмәле, ләкин монда балык соңгы вакытка кадәр күп булмый. Күптән түгел генә, күл фаунасын торгызу максатында, күлгә табан балыгы, сарожка, сазан балыклары җибәрелде.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]