Кави Кәримов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кави Кәримов latin yazuında])
Кави Кәримов
Туган 1947
Тәтешле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Кави Кәримов (15 гыйнвар 1947 ел) — тарихчы. Тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993), СССРның мәгариф отличнигы (1990), Башкортстан Республикасының белем бирү отличнигы (1997), Россия Федерациясенең почетлы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәримов Кави Кәрим улы 1947 елның 15 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Ялгызнарат авылында туган. Шәҗәрәсе 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан Алпаев Зөлкәрнәй Сәлимкәй улына барып тоташа[1].

1969 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1969 елдан Тәтешле урта мәктәбендә, ә 1972 елдан Бөре педагогия институтында укытучы булып эшли. 1982 елда «Социализм төзү шартларында Башкорт АССР-ында фәннең үсеше» (рус. «Развитие науки в Башкирской АССР в условиях строительства социализма») темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли:

  • 1988 елдан читтән торып уку буенча проректор вазифасын үти,
  • 1993-1997 елларда укыту-тәрбия эше буенча проректор вазифасында,
  • 1999-2008 елларда башкорт филология факультеты деканы вазифасын башкара.

2000 елда «ХХ гасырның икенче яртысы — ХХ гасырның беренче яртысында Башкортстанда фәннең үсеше» (рус. «Развитие науки в Башкортостане, вторая половина ХIХ — первая половина ХХ вв.») темасына докторлык диссертациясе яклый.

2009 елдан Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президентының ярдәмчесе була.

2010 елдан Уфа дәүләт авиацион техник университетында укытучы булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәримов Кави Кәрим улы — 200‑гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм уку әсбабы авторы. Аның фәнни хезмәтләре XVIII—XX гасырларда Башкортстанда фәннең барлыкка килү һәм үсеш проблемаларына багышланган.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Развитие науки в Башкирской АССР в условиях строительства социализма : диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 1982. — 222 с.
    • Наука Башкирии в строительстве социализма / под ред. Р. Г. Ганеева. — Уфа : Башкирское кн. изд-во, 1986. — 156 с.
    • Вехи развития науки в Башкортостане / Башк. гос. пед. ин-т. — Уфа : БГПИ, 1997. — 19 с.
    • Наука в дореволюционном Башкортостане. — Уфа, 1999.
    • Очерки истории культуры Башкортостана (1917—1997 гг.). — Уфа, 1999
    • Наука Башкортостана в годы Великой Отечественной войны / Р. Г. Ганеев, К. К. Каримов; М-во образования Рос. Федерации. Башк. гос. пед. ин-т. — Уфа : Изд-во БашГПИ, 1999. — 38 с. (авторҙаш)
    • Развитие науки в Башкортостане, вторая половина ХIХ — первая половина ХХ вв. : диссертация … доктора исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 2000. — 551 с.
    • Роль науки в открытии месторождений нефти в Башкортостане в годы Великой Отечественной войны // Вестник Академии наук Республики Башкортостан. — 2006. — Т. 11, № 4. — С. 55-64.
    • Развитие науки в Башкортостане: вторая половина XVIII — первая половина XX в. / Российская акад. наук, Уфимский науч. центр, Ин-т истории, яз. и лит. [и др.]. — Москва : Наука, 2008. — 523 с. ISBN 978-5-02-035959-8

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • СССРның мәгариф отличнигы (1990)
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1993)
  • Башкортстан Республикасының белем бирү отличнигы (1997)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хазиахметов У. К. . — ISBN 978-5-9500457-8-3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөсәйенова Г. Т. Кәримов Кави Кәрим улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Каримов Кави Каримович // Официальный сайт Академии наук республикасы Гербы.