Кавказ мөселманнары идарәcе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кавказ мөселманнары идарәcе latin yazuında])
Кавказ мөселманнары идарәcе
әзери. Qafqaz Müsəlmanları İdarəsi
офис:

Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан / Баку гербы Бакы, Мирза Фәтәли ур., 7

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

шәйхелислам Аллаһшүкүр Пашазадә

Нигезләү
патша хөкүмәте карары

1823 ел

исем алмаштыру

1944 ел

СССР таркалу

1991 ел

http://qafqazislam.com/

Кавказ мөселманнары идарәсе (әзери. Qafqaz Müsəlmanları İdarəsi, QMİ) (1944―1992 елларда ― Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте) ― Кавказдагы югары ислам институты, үзәкләштерелгән дини оешма. 1823–1917 елларда идарә Тифлиста урнашкан була, хәзерге вакытта Азәрбайҗан башкаласы Бакуда, Тәзәпир мәчетендә(рус.) урнашкан. 1980 елдан Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе ― шәйхелислам Аллаһшүкүр Пашазадә (1949 елгы).[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кавказ мөселманнары идарәсе урнашкан Тәзәпир мәчете
Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе – шәйхелислам Аллаһшүкүр Пашазадә

XIX гасыр башында Кавказ территориясенең Россия империясенә кушылуына бәйле рәвештә, төбәктә ислам институтлары структурасында сизелерлек үзгәрешләр була.

1823 елда Тифлиста Кавказ атры мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Закавказья) төзелә һәм Кавказ арты шигыйлары белән идарә итү өчен шәйхелислам вазифасы кертелә. Тбилиси ахуны Мөхәммәдәли Һүсейнзадә (Məhəmmədəli Hüseynzadə) Кавказның беренче шәйхелисламы итеп билгеләнә. Бу датадан башлап Кавказның барлык шәйхелисламнары чыгышлары белән Азәрбайҗаннан булган. М. Һүсейнзадә 1852 елга кадәр вазифада була[2].

Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте Россия империясенең көньяк территорияләрендә, аерым алганда Төньяк һәм Көнбатыш Азәрбайҗанда, Карста, Ардаханда, Батуми, Краснодар, Терек һәм Грузиядә яшәүче барлык мөселманнарны үз эченә ала.

9 елдан, 1832 елда, Исламда дискриминация булдырмас өчен, Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте идарәдә Кавказ мөфтие (сөнни мөселманнар башлыгы) вазифасын булдыра. Кавказ мөселманнарының беренче мөфтие итеп генерал К. М. Розе Казаннан Кавказга чакырылган армия капитаны Таҗетдин Мостафинны тәкъдим итә. Шәех Шамил белән уртак тел тапмау сәбәпле, Т. Мостафин 1840 елда вазифасыннан китә [3].

Әмма шейхелислам һәм мөфти вазифаларын гамәлгә кую Кавказ (Кавказ арты) дини администрациясе барлыкка килүне аңлатмаган. Алар бары тик дини юлбашчылар гына булган. Шәйхелислам җитәкчелегендәге администрация каршында шигыйлар, ә мөфти җитәкләгән администрация каршында - сөнни дини идарәләре эшли. Алар 1872 елның 5 апрелендәге патша указы белән гамәлгә куелган һәм 1917 елның февраленә кадәр эшләгән

Шәйхелислам (шигыйлар башлыгы) һәм мөфти (сөнниләр башлыгы) вазифаларына Россия императорының Кавказдагы наместнигы тарафыннан хупланып кына билгеләнә алган, руханиларның эшчәнлеге патша хакимияте контролендә булган. Диния нәзарәте хакимият тармагы буларак, ә руханилар дәүләт хезмәткәрләре итеп каралган.

Ислам идеологиясен империя мәнфәгатьләрендә куллану өчен, дәүләт Кавказ шигый һәм сөнни руханилары өчен махсус Хартия чыгара. Шәйхелисламнан башлап барлык башка мөселман руханилары Устав нигезендә эшләргә тиеш булалар.

Бакы һәм Гәнҗә (ул чакта Елизаветполь) губерналарының һәркайсында шигый һәм сөнни агымнарына караган һәм янәшә эшләгән ике губерна дини җыелышлары рәисләре була. 1920 елга кадәр Кавказ аръягында 23 кеше шигый, ә 16сы сөнни казые була. 1823 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Кавказ артында 12 шәех һәм 11 мөфти булган.

Совет заманы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 14 апрелендә СССР җитәкчелеге инициативасы белән Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла.

1944 елдан СССР территориясендә мөселманнарның дини эшләре белән идарә итүне бер-берсенә бәйсез 4 Диния нәзарәте: Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (Ташкент), Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте (Баку), Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте (Буйнакск), СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте (Уфа) башкарган [4].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР таркалганнан соң, «Кавказ мөселманнары идарәсе» дигән хәзерге исемен ала. Кавказ мөселманнары идарәсе 1944-1990 елларда гамәлдә булган Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте базасында оештырылган, аның вазифаларына ия һәм варисы булып исәпләнә.

Идарә Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Грузиядә, Россия Федерациясендә Төньяк Кавказда (Дагстан, Чечня, Ингушетия, Карачай-Чиркәсия, Кабардино-Балкария, Адыгея һәм Төньяк Осетия-Алания) яшәүче мөселманнарны берләштерүче тарихи дини югары үзәге булып тора. 800 мең мөселман яши торган Грузиядә Кавказ мөселманнары идарәсе вәкиллеге ачыла. 2011 елның августында Грузиядә Кавказ мөселманнары идарәсенә буйсынуны күздә тотмаган яңа Ислам структурасы төзелә. Азәрбайҗанда ислам дин әһелләре оештыру мәсьәләсендә Кавказ мөселманнары идарәсенә буйсыналар. Кавказ мөселманнары идарәсенә башка территорияләрдә яшәүче мөселманнарның дини оешмалары да кушыла ала. Мондый дини оешмалар белән Кавказ мөселманнары идарәсенең мөнәсәбәтләре үзара килешү буенча гамәлгә ашырыла.

Идарәнең сәясәте бөтен дөньяда һәм үз компетенциясе чикләрендә дини җәмгыятьләрнең оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тәэмин итүгә, аларның эшчәнлеген контрольдә тотуга һәм аларның эшчәнлеген координацияләүгә юнәлдерелгән.

Кавказ мөселманнары идарәсе Бөтендөнья диннәренең халыкара һәм территориаль оешмалары белән дустанә мөнәсәбәттә тора, милли, раса, дини дискриминациягә юл куймый, башка диннәр һәм халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карый.

Кавказ мөселманнары идарәсе эшчәнлеген Азәрбайҗан Конституциясе, «Дин иреге турында» Азәрбайҗан Республикасы Законы, халыкара шартнамәләр, Азәрбайҗан Республикасы ратификацияләгән башка норматив-хокукый актлар һәм үз уставы нигезендә гамәлгә ашыра.

Башка дәүләтләрдә Кавказ мөселманнары идарәсе үз эшчәнлеген әлеге дәүләтләрнең законнарын хөрмәт белән үтәү юлы белән башкара. Кавказ мөселманнары идарәсе һәм аның учреждениеләре сәяси эшчәнлек алып бармый һәм үз биналарында сәяси чаралар үткәрүгә юл куймый. Дин әһелләре дәүләт органнарына сайланганда яки билгеләнгәндә, аларның эшчәнлеге дин әһелләре буларак аларның бу вазыйфада булу вакытына туктатыла. Кавказ мөселманнары идарәсе коммерциячел булмаган юридик зат статусына ия.

1980 елдан Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе булып тарих фәннәре докторы шәйхелислам Аллаһшүкүр Һүммәт улы Пашазадә (Allahşükür Hümmət oğlu Paşazadə) тора. 2003 елның 29 июлендә Баку шәһәрендә узган Кавказ мөселманнарының XI съездында А. Пашазадә бертавыштан гомерлек шәйхелислам итеп сайлана.

Устав буенча, Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы шигый, ә аның урынбасары сөнни булырга тиеш. Бу – элекке Советлар Союзы мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында бердәнбер шундый иерархия.

Кавказ мөселманнары идарәсенең югары дини бүләге – Шәйхелислам ордены (Şeyxülislam ordeni). Бу орден 2005 елда шәйхелислам Аллаһшүкүр Пашазадә тарафыннан гамәлгә куелган [5].

Баку Ислам университеты – Азәрбәйҗанда югары дини уку йорты.

«Haqqın nuru» (Хакыйкать нуры) газетасы ― Кавказ мөселманнары идарәсенең атналык дини-иҗтимагый газетасы. Газетаның беренче саны 2010 елның 12 мартында чыккан, 2016 елда, икътисади сәбәпләр аркасында. эшен туктаткан [6].

Кавказ мөселманнары идарәсенең үзәк резиденциясе Бакуда, Мирза Фәтәли урамы, 7нче санлы йорт адресы буенча (Тәзәпир мәчете комплексы) урнашкан [7]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]