Кадимчелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадимчелек latin yazuında])

Кадимчелек (гарәп. قديم‎ «Кадим» – «иске, борынгы» сүзеннән) — XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында татар җәмгыятендә киң таралган консерватив хәрәкәт. Кадимчеләр «татар җәмәгатьчелегенең дини-феодаль мәнфәгатьләрен яклаучылар» буларак эш итәләр. Россия империясендәге барлык мөселман халыкларына килеп кергән җәдитчелектән аермалы буларак, кадимчелек төбәк идеологиясе генә булып кала. Мәгариф өлкәсендә кадимчеләрне «укытуның иске ысулларын яклаучылар» дип йөртәләр.

Максатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кадимчеләр тормышның патриархаль нигезләрен яклый, диндә, заманага яраклаштырып, үзгәрешләр кертүгә, шулай ук мәгариф өлкәсендәге Европа юнәлешендәге реформаларга (җәдит мәктәпләренә) каршы булалар. Реформа яклыларны көферлектә (Аллаһны бар һәм бер дип танымауда) гаеплиләр, үзләрен «кәфирләр» дип атыйлар. Дини белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә Бохара дини мәктәбе өйрәткән дини системаны, схоластика тәртипләрен хуплыйлар. Алар борынгы Ислам дине өйрәтүләрен катып калган хәлдә аңлаталар, һәр төрле яңалыкка каршы торалар. Кадимчеләр өчен татар булмаган авторитетларны яклау, аларның абруен иң югары дип санау хас: дин өлкәсендә бу — Бохара мәктәбе булса, дәүләттә — Россия империясе хакимиятләре. Патша Россиясе кануннары, империядәге төп конфессияләрнең мәнфәгатьләрен яклап, көферлек өчен каты җәза бирүне күздә тоткан.

1917 елга кадәр кадимчелек татар җәмгыятендә киң таралган була. Кадимчелек идеологиясен сугарып тору белән кадими мәдрәсәләр, аларның мөдәррисләре, мөгаллимнәре шөгыльләнә.

Аеруча билгеле кадими мәдрәсәләр: Казан губернасында Кышкар, Мәңгәр, Сатыш, Байлар Сабасы мәдрәсәләре, Вятка губернасында йогынтысы барлык Төньяк Уралга таралучы Түнтәр мәдрәсәсе, Ырынбурда «Вәлия» мәдрәсәсе һ.б.ш.

Кадимчелекнең иң билгеле вәкилләре: Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми Ишан, 1849-1919), Ш. Мөхәммәтов, Гыйләҗетдин Мөхетдинов, ишан Корбангалиевләр, Мөхәммәтвәли Хөсәенов (1871-1933), 1906-1917 елларда Ырынбурда чыккан «Дин вә мәгыйшәт» журналы.

XX гасыр башы алдынгы татар әдәбияты вәкилләре кадимчеләргә каршы әсәрләр яза (мәсәлән, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» драмасы, Габдулла Тукайның И. Динмөхәммәтовка карата язган «Ишан булган имеш хайван» сүзләре кергән шигыре).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 5-и т. Т.2. К., 2005. с.288-289.
  3. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 12 (Ис-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905-1925. К., 1926.
  2. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2
  3. Ислам на Урале: энциклопедический словарь (сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов). М.- Н.Новгород: ИД «Медина», 2009. ISBN 978-5-9756-0054-7
  4. Валидов Дж. Очерки образованности и литературы татар. М.-СПб., 1923; К., 1998.
  5. Мухаметшин Р.Г. Татары и Ислам в XX веке. К., 2003.
  6. Хабутдинов А.Ю. Формирование нации и основные направления развития татарского общества в конце XVIII – начале XX веков. К., 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]