Кадим Җәмитов
| Кадим Җәмитов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Кадим Җәлил улы Җәмитов |
| Туган | 1 гыйнвар 1946 (80 яшь) Олы Арташ, Саба районы, ТАССР, ССРБ |
| Яшәгән урын | Тарусса урамы[d], Мәскәү[1] |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Удмурт дәүләт университеты |
| Һөнәре | сынчы |
| Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). |
Кадим Җәмитов (Кадим Җәлил улы Җәмитов) — сынчы. Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Россия рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2024).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1946 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Олы Арташ авылында туган.
1973 елдан Мәскәүдә яши. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге лауреаты. Мәскәүнең Третьяков галереясендә К. Җәмитовның мифология темасына ясалган сыннарының күргәзмәсе куелган.
Сыннары дөньяның 12 илендә, дәүләт һәм шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә.
Төп хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сыннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
|
Һәйкәлләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
- В.И. Ленинга һәйкәлләр (Мәскәүдә Хәрби-космос үзәгендә, Әчинск шәһәрендә)
- Хөррият (стела) (Казан (1996)
- Ырымбурда Муса Җәлилнең һәйкәле (1996)
- Нургали Миннехановка һәйкәл
- Кол Гали (Казан) (1990)
- Ильяс Кудашев-Ашказарский (Камал театры) (2009)
Туган ягы Сабада
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга Саба районының иң алдынгы 10 мәктәбенә шагыйрьнең гипс сыннарын бүләк итә. «Тургай» балалар приютында да (Ишкурма авылы) Тукайның сыны бар.
Байлар Сабасының туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның һәм аның замандашларының сыннары күргәзмәсе эшли[2].
«Хөррият» стеласы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1996 елда Казанда элекке Федоровский калкулыгында (хәзерге Мирсәет Солтангалиев мәйданында) урнаштырылган. Гомуми биеклеге — 47 м, сынның үз биеклеге — 7 м, канатларының колачы — 5 м. Авырлыгы — 6 тонна. Бәясе — 1,5 млрд сум[3].
Хатын—кош образы — мифлардан алынган җыелма образ. Күп халыклардагы кебек, татар халкында да һомай—кошка ышану бар. Очканда ул бәхет китерә, ләкин аны күңелләре чиста кешеләр генә күрә ала.
Кызыклы фикер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Кадим Җәмитов , һичшиксез, гений...акылдан язуга якын дәрәҗәдә[4] Розалия Нургалиева, Казанның баш рәссамы |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2024 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― татар мәдәниятенең күренекле тарихи эшлеклеләренә багышланган скульптура портретлары һәм фигуралар сериясен булдырган өчен[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://jitely.info/moskva
- ↑ Саба туган якны өйрәнү музее, archived from the original on 2005-08-21, retrieved 2014-08-01
- ↑ Статуя Свободы в столице Татарстана
- ↑ «Казанское время», 1996 ел, август
- ↑ Стали известны лауреаты Тукаевской премии – 2024. Бизнес-Онлайн, 25.04.2024