Хикмәтулла Кадыйргалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хикмәтулла Кадыйргалиев latin yazuında])
(Кадыйргалиев Хикмәтулла битеннән юнәлтелде)
Хикмәтулла Кадыйргалиев
Туган 6 ноябрь 1925(1925-11-06)
Коншак районы, СССР
Үлгән 12 июль 1985(1985-07-12) (59 яшь)
Чиләбе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Чиләбе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942–43 елларда Чиләбе ремонтлау заводында кыручы (токарь) булып эшли. 1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армия сафларында. 1944 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче танк бригадасының моторлаштырылган батальоны автоматчылары отделениесе командиры (2 нче танк армиясенең 16-нчы танк корпусы). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Польшане азат итү сугышларында, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. 1944 елның 6 мартында Буки авылы (Черкас өлкәсе Маньков р-ны) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Горный Тикич елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыга; дошман траншеясына бәреп кереп, уксибәр расчётын һәм күзәтү-эзәрлекләү барышында дошманның полк байрагы сакланган автомашинасын юк итә. Чиләбе шәһәрендә яши, вагоннар төзекләндерү депосында слисер булып эшли. 

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм мидәлләр белән бүләкләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]