Кадыйр Тимергазин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадыйр Тимергазин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кадир Тимергазин
200px
Туган телдә исем Кадир Рәхим улы Тимергазин
Туган 5 февраль 1913(1913-02-05)
РИ, Пирем губернасы, Шадрин өязе, Аксу
Үлгән 4 апрель 1963(1963-04-04) (50 яшь)
Мәскәү
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре геолог-минералог
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Йолдыз ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Тимергазин Кадир Рәхим улы (5 февраль 19134 апрель 1963) (баш. Тимерғазин Ҡадир Рәхим улы) — галим-нефтьче-геолог. Башкортлардан беренче геология-минералогия фәннәре докторы, БАССРның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Башкорт АССР Югары Шурасы Президиумы рәисе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кадир Рәхим улы Тимергазин 1913 елның 5 февралендә Пирем губернасы Шадрин өязе Аксу (хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районы Сабакүл (Асаба) авылында ярлы крәстиян гаиләсендә тугызынчы бала булып туган. Бала чагыннан ук көтүче, батрак була. 14 яшендә ата-анасыннан качып китеп, Аргаяшта интернат-мәктәпкә укырга керә.

1930-1935Казан университетының геология факультетында укый.

1935-1937 — Университетны тәмамлагач, Башнефтекомбинат Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең эксперименталь промысел геологиясе лабораториясендә геолог, петрография кабинетында петрограф булып эшли.

19371941 — «Башнефть» берләшмәсенең Үзәк фәнни лабораториясе геология кабинеты башлыгы.

19411943Кызыл Армия сафында: башта Монголияда Байкал арты фронты артиллерия взводы командиры, соңрак икееллык Хәрби-юридик академиягә Ашхабад каласына күчерелә.

194319451нче Беларус фронтының 397нче укчы дивизиясендә сугыша. Белоруссия, Балтыйк буен, Польшаны азат итүдә, Көнчыгыш Германияне алуда, Берлинны штурмлауда катнаша, Америка армиясе белән Эльбадагы очрашуда катнаша. Орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

19451946Германияда Совет Армиясе сафында хезмәт итә.

19461947 — «Башнефть» Үзәк фәнни - тикшеренү институты директоры (аның нигезендә Уфа нефть эшкәртү заводы Үзәк лабораториясе катнашында Уфа нефть фәнни-тикшеренү институты оештырыла).

19471950 — Уфа нефть фәнни - тикшеренү институтының литология һәм геохимия лабораториясе мөдире .

1949 — «Терригенные отложения девона Бавлинско-Туймазинского нефтеносного района» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

19501951 — Уфа карамай фәнни-тикшеренү институтының геология бүлеге башлыгы.

19511953 — СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тау геологиясе институты директоры.

Соңрак — Тау геологиясе институтының карамай һәм газ лабораториясе мөдире (хәзерге Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге Геология институты).

1958 — геология-минералогия фәннәре докторы, диссертация темасы: «Додевонские образования Западной Башкирии и перспективы их нефтегазоносности».

19591963БАССР Югары Советы депутаты һәм Президиум рәисе.

1960 елдан — профессор.

1963 — РСФСР Югары Советы депутаты.

1963 елның 4 апрелендә фронтта окопта алган нефрит чиреннән Мәскәүдә вафат була.

Фәнни казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүгеләрдән булып, Ишембай карамай яткылыгы тау токымнарының литология, карбонның коллектор сыйфатларын, Көньяк Уралның көнбатыш сыртының Нөгеш кисемендә уфа кызыл төстәге катламнарының характеристикасын бирә.

Башкортстанның Туймазы районындагы пермь чоры ташкүмер һәм девон катламнарын комплекслы (төрле яклап) тикшерә. Бу эшләрнең нәтиҗәсендә: карамай һәм газ яткылыкларында эзләнү-күзәтчелек эшләренең нәтиҗәлелеге арта, Башкортстан җир мае табу буенча ССРБда беренче урынга чыга. Ул девонның терриген катламының үсү мәйданында скважиналар бораулауны тәкъдим итә. Туймазы, Баулы, Шкапов, Серафимовка карамай яткылыкларын ачуда катнаша. 70 фәнни хезмәт авторы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тимергазин К. Р. Очерки по истории башкирской нефти. Уфа: Башгосиздат, 1956.
  2. Тимергазин К. Р. Додевонские образования западной Башкирии и перспективы их нефтегазоносности. — Уфа: Горно-геол. ин-т БФАН СССР, 1959. 331 с.
  3. Стратиграфическая схема досреднедевонских отложений Волго-Уральской нефтяной провинции: проект унифицированной схемы, под ред. К. Р. Тимергазина, Уфа: Изд. БФАН СССР, 1959, 21 c.
  4. Тимергазин К. Р. Башкирская нефть, история и перспективы её развития. — Уфа: Башкнигоиздат, 1959, 111 с.
  5. Древние отложения Западной Башкирии, отв. редактор К. Р. Тимергазин, Мск.: Изд. АН СССР, 1960, 119 с.
  6. Тимергазин К. Р. Избранные труды. Книга 1: «Терригенные отложения девона Бавлинско-Туймазинского нефтеносного района». — Уфа: Ғилем, 2000. 184 c. ISBN 5-7501-0188-6
  7. Тимергазин К. Р. Избранные труды. Книга 2. «Додевонские образования Западной Башкирии и перспективы их нефтегазоносности». — Уфа: Ғилем, 2006.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]