Каенавыл (Пермь крае)
Каенавыл | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Каенавыл авыл җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Каенавыл авыл җирлеге[d] |
Халык саны | 464 (2010)[2] |
Почта индексы | 618153 |
Җирле телефон коды | 34299 |
![]() |
Каенавыл — Пермь крае Барда районында урнашкан татар авылы. Пермь крае көньягында ага торган Чириз елгасы ярында, район үзәге Барда авылыннан 5 км ераклыкта, төньякта урнашкан.
Каенавыл авыл җирлегенең административ үзәге.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл 1734 елдан бирле билгеле.[3]
1816 елда 74 йортта 404 кеше, 1842 елда 98 йортта 524 кеше, 1859 елда 150 йортта 817 кеше яшәгән. 1839 елда 108 йортка 110 ат, 208 сыер, 240 сарык, 20 кәҗә, 20 умарта, 10 кыргый умарта туры килгән. 1842 елда 524 кешегә 2160 пот уҗым һәм 144 пот сабан икмәге чәчелгән. Тегермән була. 1868 елда җәмигъ мәчете каршындагы мәктәптә 50 малай һәм 40 кыз белем алган. 1913 елда земство рус-башкорт мәктәбе ачыла, 1918 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы елларында авылдан 165 кеше фронтка китә, 91 кеше фронттан әйләнеп кайтмый.[3]
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча халык саны 464 кеше тәшкил итә, шул исәптән 204 ир-ат һәм 260 хатын-кыз[4].
2005 елда халык саны 515 кеше тәшкил итә[5].
1926 елда 1086 кеше исәпкә алынган (барысы да башкортлар), 1969 елда — 956, 2002 елда — 518 (331 башкорт, 177 татар), 2010 елда — 464 (336 башкорт, 103 татар, 22 рус).[3]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Б. М. Юлаев — 3 Кызыл Йолдыз ордены кавалеры,
- М. М. Юлаев — техник фәннәр кандидаты,
- Мәсгут Имашев — Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор,[6]
- Р. Ш. Әмиров — Барда районының Мактаулы гражданины,
- Наил Габдушев — БР Язучылар берлеге әгъзасы.
Икътисады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халык 1970—1994 елларда «Урал» колхозында, 1994—2007 елларда «Урал» АХҖКында эшләгән. Авылда «Урал» СПК авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан.[3]
Социаль өлкә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]М. Г. Имашев исемендәге урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, «Тол буе түбәтәе» музее, мәчет (1995 едан[7]) бар.[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ ОКТМО
- ↑ ВПН-2010. Численность и размещение населения Пермского края
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Башкорт энциклопедиясе.
- ↑ Численность и размещение населения Пермского края. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Пермскому краю. әлеге чыганактан 2012-10-17 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.
- ↑ Решение Земского Собрания Бардымского района от 24 июня 2005 г. №72 «О перечне населённых пунктов Бардымского муниципального района». Нормативно-правовые акты Российской Федерации — Министерство юстиции Российской Федерации. әлеге чыганактан 2016-03-14 архивланды. 2012-10-14 тикшерелгән.
- ↑ Әлмәт энциклопедиясе.
- ↑ 4 августа, Бардымский район, село Березники.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Тулвинские татары и башкиры : этногр. очерки и тексты. Пермь, 2004;
- Страна Гайна: из истории древней Гайнской волости — Пермских татар. Пермь, 2008;
- Салимьянов Р. Ф. Уральские рудоискатели и рудопромышленники в XVIII веке: автореф. дис. кандидата ист. наук : 07.00.02. Башкир. гос. ун-т. Уфа, 2011.