Эчтәлеккә күчү

Казакъстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъстан latin yazuında])
(Казакъстан Республикасы битеннән юнәлтелде)
Казакъстан
Байрак
Илтамга
Башкала Астана
Халык саны 20 139 914 (2024) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+05:00
Рәсми тел казакъ теле, рус теле
География
Мәйдан 2,724,900 км²
Координатлар 48°N 68°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Казакъстан хөкүмәте
Канун чыгару органы Казакъстан парламенты
Дәүләт башлыгы исеме Казакъстан республикасы президенты
Дәүләт башлыгы Касыйм-Җумарт Тукаев
Башлык исеме Казакъстан премьер-министры
Хөкүмәт башлыгы Әлихан Смаилов
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
ТЭП $197 112 million (2021), $220 623 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Казакъстан тәңкәсе
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.74 (2014)[2]
КПҮИ 0.811 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 72.3 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 27.8 (2018)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +7[8]
ISO 3166-1 коды KZ
ХОК коды KAZ
Интернет домены .kz

Казакъстан Җөмһүрияте (Казакъстан, шулай ук Казахстан, tat.lat. Qazaqstan(үле сылтама),; каз. Qazaqstan Respublikasy, Қазақстан Республикасы; [qɑzɑqˈstɑn]) — күбесенчә Азиядә урнашкан дәүләт. Россия, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан илләре белән чиктәш.

1997 елда Казакъстан башкаласы илнең көньягында урнашылган Алматыдан, исемен Астанага үзгәртелгән, үзәгендәге Акмола шәһәренә күчте. Башкала күчерүенең сәбәпләре арасында киләчәктә Алматыда җир тетрәү көтелүе иде. Моннан тыш, Нурсолтанда күбрәк казакълар яшәсә, Алматыда исә русларның өлеше зур.

2026 елгы Конституция

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстанда 2026 елның 15 мартында узган референдумда[d] яңа Конституция өлгесе өчен 7,9 миллион кеше, ягъни 87,15 % яклап тавыш биргән. Каршы булучылар саны 898 меңнән арткан (9,8 %). Бюллетеньдә: «2026 елның 12 февралендә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган Казакъстан республикасы яңа Конституциясе өлгесен кабул итәсезме?» дигән бер генә сорау булган. 15 мартның яңа Конституция көне булачагы белдерелгән (1996 елдан бирле Конституция көне 30 августта билгеләп үтелгән). Яңа Конституция өлгесенең төп үзгәрешләренең берсе — парламентны ике палаталыдан бер палаталы итеп үзгәртү һәм аны корылтай дип атау. Корылтай 145 әгъзадан торачак. Алар биш елга партия исемлекләре буенча сайланачак[9].

Бердәм сәгать поясына күчү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан Хөкүмәтенең «Казакъстан Республикасы территориясендә вакытны исәпләү тәртибе турында»гы карарына ярашлы, 2024 елның 1 мартында 00:00 сәгатьтә бөтен ил территориясендә бердәм сәгать бүлгесе (UTC+5) билгеләнә. Ул Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә алдарак (МСК+2). Берничә шәһәрдә (шул исәптән башкала Астанада да) һәм 12 өлкәдә вакыт бер сәгатькә артка күчерелгән. Шуңа күрә хәзер республиканың көнбатышында урнашкан Җаекта да, көнчыгышында урнашкан Алматыда да вакыт — бер үк.[10].

Казакъстан — Азия һәм Аypyпa чигендә урнашкан трансконтиненталь дәүләт; территориянең күпчелеге Азиядә урнашкан.

Казакъстанның территориясен күбесенчә чүлләр (36 %) һәм ярымчүлләр (18 %) били. Казакъстан территориясенең 35% өлешен далалар, 5,9 % — урманнар биләп тора.[11]

Илнең үзәк районнарында Казакъ кечкенә таулар тезмәсе (Казахсᴋий мелкосопчник) урнашкан. Казакъстанның төньягын Көнбатыш Себер тигезлеге биләп тора.

Идарә-җир төзелеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләти бәйрәмнәр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1—2 гыйнвар — Яңа ел
  • 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне.
  • 21—23 март — Наурыз бәйрәме
  • 1 май — Казакъстан халкының бердәмлек бәйрәме
  • 7 май — Ватанны саклаучы көне
  • 9 май — Җиңү көне.
  • 6 июль — Башкала көне
  • 30 aугыcа — Казакъстан җɵмһүрᴎятсының Конституция көне
  • 10 Зөлхиҗҗә (Һиҗри тәкъвиме) — Корбан бәйрәме
  • 1 дᴎкәбеp — Казакъстанның беренче президенты көне
  • 16—17 дᴎкәбеp — Казакъстанның бәйсезлек көне

Казакъстанда туган танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]