Казакъстан татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъстан татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Викибирелмәләрнең буш элементы

Казакъстан татарлары - илдә халык саны буенча 6-нчы урынны алып милли диаспораларның берсе булып тора.

Казакъстанда иң күп татар 1989 елда 320 меңнән артык кеше булган. Казахстанда татарлар Үзбәкстаннан соң чит илләрдәге диаспоралар саны буенча икенче урында тора. Татарлар илнең барлык өлкәләрендә яши һәм эре шәһәрләрдә үз мәдәни үзәкләре бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларның казакъ далаларында XVIII гасырның икенче яртысында таралуына исә сәбәпләр берничә. Русия империясендә казакъларга иң якын халыклар булып татарлар һәм башкортлар торган. Этник төркемнәрне уртак килеп чыгыш, тел охшашлыгы (татар, башкорт һәм казакъ телләре төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый) һәм дин — исламның сөнни юнәлеше берләштергән. Дөрес, казакъларда ислам җирле ышанулар белән бергә катнашкан һәм бу вакытта әле тарала башлаган гына. Ул чорда татарлар Русия җәмгыятенә башкортларга караганда ныграк интеграцияләнгән, ә татар теле патша хөкүмәте һәм төбәк хакимияте белән казакъ элитасы арасында аралашуның төп чарасы булган. Шулай итеп, татарлар Казакъ даласын эчке яктан колонияләштерү агентлары роленә барыннан да бигрәк туры килгәннәр.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]