Казакъча Википедия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъча Википедия latin yazuında])
Википедия Казакъча Википедия
Қазақша Уикипедия

URL kk.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Казакъ теле
Эшли башлау вакыты 3 июнь 2002 ел
Хуҗасы Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 233 713
Битләр саны 600 642
Үзгәртүләр саны 3 159 154
Теркәлгән кулланучылар 130 218
Актив кулланучылар 317
Идарәчеләр 14
Тирәнлек 13

Казакъча Википедия (каз. Қазақша Уикипедия) — Wikipedia-logo-v2.svg Википедия нең казакъ телле бүлеге. 2002 елның 3 июнендә ачыла.

Казакъча Википедиядә мәкаләләр кирил, латин һәм гарәп графикаларында күрсәтелә. Бу махсус скрипт ярдәмендә эшләнә.

2011 елның язына кадәр Казакъча Википедия әкерен үсештә барган. Казакъстан хөкүмәте ярдәме белән исә шул ук елның апрелендә күпләп мәкалә өстәлә башлый. 2011 елның 16 июнендә Алма-Атада «Викимедия Казакъстан» фондын оештыруга багышланган конференция уза[1]. Анда Казакъстанның 20 еллыгына 200 мең мәкалә туплау максаты куелды[2].

Википедиядә Казакъ Энциклопедиясеннән мәкаләләр куллану рөхсәт ителгән[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытка казакъча Википедиясендә 233 713 мәкалә бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]