Казакъ аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъ аты latin yazuında])
Казакъ аты

Казакъ аты (каз. қазақ жылқысы) — дала төрендәге Казакъстанда үрчетә торган җирле атлар токымы. Ике төре белән (адай һәм җәбә) яхшырту эшен алып баралар. Атлар ел буе көтүдә йөртеп асрау өчен яраклы. Ит һәм кымыз, хуҗалык эшләре өчен асрыйлар. Адай атларының үлчәүләре: җилкә биеклеге 141–144, гәүдә кыек озынлыгы 144–147, күкрәк колачы 168–172, уч колачы 17,6–18,6 см; җәбә: 142–144, 149–151, 179–180, 18,4–19,1 см. Тереләй авырлыгы 420–480 кг.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.