Казакъ теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Казак теле битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Казакъ теле
Үзисем:

Қазақ тілі, قازاق ٴتىلى

Илләр:

Казакъстан, Кытай, Русия, Үзбәкстан, Монголия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия һ. б.

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан, Flag of Altai Republic.svg Алтай Республикасы (Русия байрагы Русия Федерациясе)[1]

Күзәтүдә тора:

Казакъстан мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы[d]

Сөйләшүчеләр саны:

11 млн.

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл язуы һәм гарәп әлифбасы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

каз 255

ISO 639-1:

kk

ISO 639-2:

kaz

ISO 639-3:

kaz

Каза́къ теле́ (тат.лат. Qazaq tele, каз. қазақ тілі, قازاق ٴتىلى) — Казакъстан Җөмһүриятенең дәүләт теле. Төрки телләрнең кыпчак астөркеменә керә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъ теле Алтын Урданың көньяк өлеше таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән Казакъ ханлыгында формалашкан. Казакъ ханлыгының теле - Алтын Урданың дала теле булып санала, шуңа күрә татар теленә - Алтын Урданың шәһәр теленә якын, ләкин аермасы бар.

Мәсәлән:

Татарча Казакъча
Идән Еден
Ел Жыл
Ерак Жырақ
Якын Жақын
Йөз Жүз
Йөрәк Жүрек
Бүлмә Бөлме
Кош Құс
Иртән Ертен
Ил Ел
Эшләде Істеді
Беренче Бірінші

Казакъ телендә ү, ө, ә, ң авазлары татар телендә кебек, қ, ғ татар авазларына къ (q), гъ (ğ), ұ - татарныкы о туры килә: Болгар (тат.) - Бұлғар (каз.) (язылышы төрле, әйтелеше бертигез - Bolğar).

Латин язуына күчү проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елдан Казакъстан галимнәре казакъ телен латин имләсенә күчүне тикшерә. 2012 елда Казакъстан президенты латин әлифбасына күчүне раслый, ләкин карар күп бәхәсләр тудырды һәм шактый күп әлифбаның проектлары уйлап чыгарылды (50дән артык). 2017 елның 12 апрелендә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев янә хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчү графигын төзергә кушты.[2]

  • 2018 елдан яңа әлифбага өйрәтә алучы белгечләр һәм дәреслекләр әзерли башларга.
  • 2025 елга барлык эш документлары, төп басмалар һәм китаплар латин язуында булырга тиеш.
  • Латиницага күчкән чорда латин язуы белән беррәттән кириллица да кулланылачак[3][4].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия

Википедиянең
казак телендә бүлеге бар!
kk:Басты бет