Казанлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанлык latin yazuında])
Казанлык
Сурәт
 Казанлык Викиҗыентыкта
Львов өлкәсе Жолква районындагы казанлык. Көнбатыш Буг елгасы
Болгариядә Балкан таулары тау арасы казанлыгы
Канада казанлыгы

Казанлык (рус. котловина, ингл. structural basin) – конус формасындагы түбәнлек, рельефның төп формаларыннан берсе, аның батынкы яисә тискәре формасы. Җир өслегендәге бар яктан да йомык, бер яки капма-каршы ике ягыннан ачык булган (елга аккан) түбәнлек.

Казанлыкның характерлы ноктасы — төбе һәм ян-як битләүләре, шулай ук характерлы сызыгы – кискен бөгелеш сызыгы (яр кашагасы) бар. Кискен бөгелеш сызыгы – ул ян-як битләүләрнең әйләнә-тирә мохиткә кушылуы сызыгы.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ясалышы буенча җир өсте казанлыклары

  • тектоник хәрәкәт белән ясалганнарга (җир кабыгы бөгелеше),
  • бозлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалганнарга (морена калкулыклары арасындагы түбәнлек),
  • вулкан эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалганнарга (кальдера, кратер),
  • эрозия (уйсулык башлангычы, ерымның башлангыч стадиясе, эрегән бозлык юллары),
  • карст күренешләре,
  • мәңге туңлыкның эрүе,
  • эол процесслары (җил эшчәнлеге белән бәйле рельеф формалары ясалу),
  • иңелеш (суффозия; төрле сәбәпләрдән грунтның иңүе, утыруы) нәтиҗәсендә ясалганнарга,
  • катнаш төрдәге казанлыкларга бүленә.

Кайвакытта казанлык сүзе депрессия (диңгез өсте тигезлегеннән түбән яткан коры яки су белән тулган иңкүлек) сүзенә синоним буларак кулланыла.

Океан төбендә дә казанлыклар күзәтелә:

  • кырый диңгез казанлыклары,
  • океан төбе казанлыклары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Котловина. // Большой энциклопедический словарь / Гл. ред. А. М. Прохоров. — 1-е изд. — М. : Большая российская энциклопедия, 1991. — ISBN 5-85270-160-2.