Казанның җәмигъ мәчете (тарихи)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанның җәмигъ мәчете (тарихи) latin yazuında])

Казанның тарихи җәмигъ мәчете — XVI гасырда Казанда урнашкан сигез манаралы жәмигь мәчете.

Аның хакында атаклы тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани әйтеп калдырган, ул халык риваятьләрендә олылап телгә алына. XVI гасыр чыганакларының берсе - «Казан тарихы» («Казанская история») язганча, нәкъ менә аның янында шәһәрнең язмышын хәл иткән соңгы орыш булып үтә: Казан сәете Колшәриф һәм аның фидакяр шәкертләре дошман тарафыннан чәнчеп үтерелә.

Казан кирмәнендә казу эшләре алып баручы археологлар һәм архитектура белгечләре кирмән эчендә берничә мәчет булган, аларның берсе нәкъ менә төп мәчет булырга мөмкин, дип раслыйлар. Петербургта чыгып килгән «Православие дине энциклопедиясе» (1906), Явыз Иван Казанны алгач, барлык мәчетләрне «җир белән тигезләп», алар өстенә чиркәүләр корырга боера, шул исәптән, мәчетләрнең берсенең нигез өстенә («на месте разломанной мечети») хәзерге Благовещение әхрамының бинасын төзи башларга куша, дип яза. Бу вакытлыча корылма 1562 елны таш чиркәүгә әйләндерелә. Күптән түгел генә Благовещение соборында табылган мөселман каберташы - бу бинаның элекке мөселман мәчетенә мөнәсәбәтле булганлыгын раслаучы факт. Кайбер чыганаклар мәчетнең урыны хәзерге Спас кальгасыннан бераз югарырак, Казан кирмәнен урталай ярып үткән Тажик ермагы өстендә булган, ди. Берәүләр - мәчетне таш бина булган, икенчеләре - агачтан корылган, ди. Ташмы, агачмы - анысын хәзер ачыклау кыен. Ләкин шунысы хак: аны сүтеп, гөмбәзләрен кисеп, олауларга төяп, Мәскәүгә алып киткәннәр. Хәтта мәчет тулаем Мәскәүгә илтеп куелган һәм анда кабат торгызылган, дигән фикерләр юк түгел. Казан тарихчысы М.Худяков, мәсәлән, беренчеләрдән булып, мәчетнең прототибын Мәскәүдәге, халык телендә Василий Блаженный чиркәве дип йөртелгән собордан эзләргә куша. Россия башкаласының үзәк мәйданында 1555-1556 елларда калкып чыккан бу мәһабәт бинаны байтак рус һәм чит ил тарихчылары мөселман архитектурасы образын иңдергән, Казанны алу чорының «гаҗәеп трофее», җиңү һәйкәле дип саныйлар.

Мисыр хәрби кампаниясе чорында ислам динен кабул иткән Наполеон аны, Мәскәүдә беренче күрүгә, бер дә шөбһәләнмичә, «мәчет» дип атый. Ә рус православиесе бу соборны мәжүсигә саный һәм 1650 елларда анда гыйбадәт кылуны тыя.

Храмның кирпеч катламнарын зондаж ысулы белән өйрәнгәндә, А.В.Бунин үзенен «Шәһәр төзү тарихыннан» хезмәтенең II томында (Мәскәү, 1979), аның диварына батырылган агач каркас – бурасыман әйбер табылу турында яза. Шулай ук рус елъязмаларында чагылып үткән хәбәрләр арасыннан осталарның ниндидер зур «нигез», күләмле «агач модель» белән эш итүләре ачыклана. Бу «каркас»ның соңыннан таш белән әйләндереп алынган, ә аңарчы Казаннан төяп китерелгән Кол Шәриф мәчете булуы мөмкин. Чиркәүнең гөмбәзләре дә агачтан юнып, сырлап, чынаяк белән кыршауланган «суган башларын» - чалмаларны хәтерләтә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]