Казанның 175 нче гимназиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанның 175 нче гимназиясе latin yazuında])
Казанның 175 нче гимназиясе
Эшләү еллары

2006

Директоры:

Вәлиева Әминә Сәлимгәрәевна

Төре:

гимназия

Адресы:

Россия байрагы Россия Федерациясе, 420025, Татарстан Республикасы, Казан, Совет районы, Җәүдәт Фәйзи урамы, 8

Телефон:

+7(843)-276-87-80

Эл. почтасы:
Сайт:

edu.tatar.ru

Телләр:

рус теле, татар теле

Казанның 175 нче гимназиясе, тулы исеме Казан шәһәре Совет районының «175 нче Гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани) ― Казанның Совет районында урнашкан гомуми белем бирү уку йорты, уку-укыту комплексы. 2021 елның 11 маенда булган атыш вакытында мәктәп бинасында 9 кеше үлгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Казанның Совет районы Азино микрорайонында нигезләнгән. Уку йорты бинасы 726 укучы сыешлы итеп проектланган булган. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең «Муниципаль белем бирү оешмаларын Казан шәһәренең конкрет территорияләренә беркетү турында» карары (№ 434, 25.02.2021) буенча, мәктәпкә Хәйдәр Бегичев, Җәүдәт Фәйзи, Качаклар, Дуслык (урам һәм тыкрык), Туганлык, Ковыльная, Җиңү проспекты, Академик Глушко, Мамадыш тракты урамнарында урнашкан йортларда яшәүче укучылар кабул ителә[1]. 2021 елның 11 маена гимназиядә 1049 укучы укыган, аларны 57 укытучы укыткан.

2010―2011 уку елыннан татар мәктәбе буларак эшли башлаган[2].

Җиһазланыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Укыту кабинетлары һәм лабораторияләр ― 46
  • 2 спорт залы
  • Медицина кабинеты
  • Ашханә
  • Уку залы булган китапханә
  • 2 компьютер кабинеты
  • Мобиль кмпьютер классы
  • Лекцияләр залы

Комплекска керә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 30нчы балалар музыка мәктәбенең филиалы
  • «Пестрая компания» вокал—хореография үзәге
  • «Азино» балалар иҗаты үзәге
  • Хоккей, футбол, каратэ буенча спорт секцияләре
  • «Очарование» хореография түгәрәге
  • «Әллүки-бәллүки» татар фольклор түгәрәге

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009-2010 уку елы ― Казан шәһәркүләм «Иң яхшы мәктәп яны территориясе» бәйгесе ― II урын.
  • 2009-2010 уку елы ― Казан шәһәркүләм «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» бәйгесе ― III урын.
  • 2010-2011 уку елы ― РФ субъектлары арасында уздырылган «РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү» бәйгесе –― II урын[3].
  • 2010 ел ― Гаязова Энҗе Фәргат кызы ― Казан шәһәркүләм «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2010» бәйгесе ― җиңүче.

2021 елгы фаҗига[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 11 маенда мәктәпнең элекке укучысы (мәктәпне 4 ел элек тәмамлаган[4]) Илназ Галәвиев утлы корал (дробовик) белән мәктәп эченә үтеп кереп, атыш оештыра, 9 кешене һәлак итә: 7 укучы, 2 өлкән кеше (берсе ― 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Николевна Игнатьева[5][6]). Башлангыч класслар укытучысы Венера Солтангәрәй кызы Айзатова[7] каты яралана, хастаханәдә үлә[8]. Тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрә.

Гимназиянең керү юлын саклау коралсыз вахтерга тапшырылган булган. Мәктәптә саклану кнопкасы, ерактан торып класс-кабинетларга хәбәр тапшыру системасы эшләгән[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]