Казан Елга порты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан Елга порты latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Казан Елга порты
Фотография
Ачылу вакыты

XI-XX гасырларда "Ерак елга тамагында"
бу урында 1948 елдан

Урнашу урыны

Казан,
Идел елгасының 1310 километры

Причаллар саны һәм аларның озынлыгы

15; 80-250 м

Причал янында тирәнлеге

6-7 м, минимум — 4,5 м

Якындагы тимер юл станциясе

Вахитово, Казан-Пассажирлы

Якындагы аэропорт

Казан Халыкара Аэропорты

Транспорт

Автобуслар: 1, 6, 31, 53, 54, 85
Троллейбуслар: 20, 21

Казан Елга портыКазан шәһәренең Идел елгасы порты, елганың 1310 километрда, сул ярындагы лиманда урнашкан. Татарстан иң зур порты булып тора, Россия Бердәм тирәнсу системасы буенча Балтыйк, Ак, Каспий, Азак, Кара диңгезләре белән бәйләнгән, 5-диңгезле порты булып тора.

Суднолар йөрешле ширкәте «Татфлот» (2005—2010 елларда Азимут) — Казан Елга портының операторы булып тора. Портында «Татфлот» ширкәте тарафыннан тагы да ПОНМ СК «Татфлот» чуерташ — елга комы җитештерү берләшмәсе урнаша. Пассажирлар ташуга хезмәт күрсәтү белән «Казан елга пассажир агентлыгы» шөгыльләнә. Казан Елга лиманында Пассажир причалы (зурлыгы 1000х200 м, тирәнлеге 6-7 м), Вокзал биналары, Йөк Терминалы бар.

Казан Елга вокзалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөк Терминалы баш пассажир причалыннан күренеше.
Йөк Терминалы баш пассажир причалыннан күренеше.

Казан Елга портында реконструкцияләнә торган баш пассажир вокзалы бинасы, Шәһәр яны вокзалы бинасы, «Татфлот» бинасы, шәһәр яны причаллары (№ 1-8) — 382 п/у, туристик причаллары (№ 9-15) — 449 п/у, шәһәрара автобуслар мәйданы, кафелар урнаша. Гомуми шәһәр яны вокзалының мәйданы — 835 кв. м. Шәһәр яны вокзалы бинасында кассалар, көтү залы, дару пункты, әни һәм бала бүлмәсе, шәһәрара автобус кассалары, «Казан елга пассажир агентлыгы» идарәсе урнаша.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]