Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры
Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры | |
Нигезләнү датасы | 1932 |
---|---|
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | Габдулла Кариев |
Нигезләүче | Касыйм Шамил |
Җитәкче | Илнур Гайниев[1] |
Дәүләт |
![]() ![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
Урам | Петербург урамы |
Режиссер | Ренат Әюпов[2] |
Адрес | 420107, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 55Б йорты |
Рәсми веб-сайт | karievteatr.ru |
Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/2939182 |
Сәнгать җитәкчесе | Ренат Әюпов[3] |
![]() |
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры — Казанда урнашкан татар театры.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- 1918-1919 елларда Казанның Алафузов театрында балалар труппасы оештырыла. Җитәкчесе — актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил (1892-1981). Балалар, яшүсмерләр өчен «Корымчы бабай», «Шүрәле» спектакльләре куела.
- 1932 елда ВЛКСМ өлкә комитеты каршындагы Балалар Үзәк мәдәният йортында Татар яшь тамашачы театры ачыла. Оештыручысы — Касыйм Шамил, ТАССР халык артисты (1940). Актерлардан Ибраһим Шаһгалиев, Исхак Илялов, Фуат Халитов һ. б. хезмәт куя. Театр 1934 елда ябыла.
- 1949 елда Татар яшь тамашачы театры янәдән оеша. Режиссер Кәшифә Тумашева (1903-1977) Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлап кайткан актерларны туплый: Асия Галиева, Дэллюс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәев, Рауза Әхмәрова, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Гали Хөсәенов, Асия Харисова, Шакир Харисов. Куйган спектакльләре: «Кузый Күрпәч белән Баян сылу» (Габит Мөсрәпов), «Васса Железнова» (Максим Горький), «Болан-Патша» (Карло Гоцци). Бер сезон эшләгәч, 1950 елда театр ябыла. Актерларны Камал театрына күчерәләр.
- 1987 ел Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе оештырыла. Аңа Фәрит Хәбибуллин нигез сала. Шуның белән Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы башлана. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25 февралендә куела.
Беренче постановкада Нуриәхмәт Сафин,Зәйтүн Яркәев, Әлфинур Хисами, Әлфинур Фатихова, Гасыйман Ширгазин, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхипгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Земфира Хәсәнова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин катнаша. Соңрак аларга Илдус Фәиз кушыла.[4]
1991 елда студия дәүләт статусын ала, аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә[5]. Аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмау сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.
1996 елда аңа Казанның Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае — элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә. Аны төзекләндергәннән соң, 2002 елда, коллектив үз сәхнәсендә спектакльләр куя башлый. 2012 елның сентябреннән Петербург урамындагы «Победа» кинотеатры бинасына ия булды.
2007 елның 16 февралендә Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме бирелә[6].
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2018 — «Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Куян Эдвард маҗаралары» (Кейт Ди Камелло әсәре буенча) спектакле өчен.
- 2020 — «Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Хикмәт әкиятләре» спектакле өчен[7].
- 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― жюриның «Ил язмышына катнашлык һәм милли герой эзләү өчен» махсус премиясе ― Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, рольләрдә Булат Гатауллин, Альбина Гайзуллина)[8].
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 елда театрга Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинатының Мәдәният йорты (элекке Алафузов театры, Эшчеләр театры) бинасын бирәләр. 2012 елда бина «авария хәлендә» дип табыла.
- 2018 елның апреленнән театр реконструкция уздырылган элекке Җиңү (рус. Победа) кинотеатры бинасында (алдарак Офицерлар йорты булган) урнаша. Яңартылган бинаны тантаналы ачуда ТР президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша[9].
Бинада 213 урынга исәпләнгән, классик типтагы 12 х 12 метрлы сәхнәсе булган тамаша залы, икенче катта 120 урынга исәпләнгән, интерактив сәхнәле икенче тамаша залы бар.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Кариев театры.
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Роберт Мортазин (2013 елга кадәр)
- Мансур Ярмиев (2013—2018)[10]
- Гүзәл Сәгыйтова (2018—2021)[11]
- Луиза Янсуар (2021[12]―2024[13])
- директор в.б. Искәндәр Вәлиев, директор урынбасары
- Илнур Гайниев (2024 елның 25 августыннан)[14]
Баш режиссерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Танылган хезмәткәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Кариев театры актерлары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Әминә Галиева | 1976-09-05 | Актаныш | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Казан (Идел буе) федераль университеты |
театр актеры | ||||
Гүзәлия Нәҗипова | 1985-11-03 | Усаклы | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе | театр актеры | ||||
2007 | Алсу Шакирова | 1986-01-23 | Казан | Казан дәүләт мәдәният институты | театр актеры | Alsu Shakirova | ||
Алсу Фәйзуллина | 1987-04-29 | Яшел Үзән | Казан музыка көллияте Казан дәүләт консерваториясе А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
театр актеры | ||||
Алсинә Закирова | 1992-12-10 | Дәүләки | Казан дәүләт мәдәният институты | театр актеры | Alsina Zakirova | |||
Альбина Ногманова | 1997-07-02 | Чаллы | Казан дәүләт мәдәният институты | театр актеры биюче |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://karievteatr.ru/about/history
- ↑ https://karievteatr.ru/collective/aupov_renat-80433
- ↑ https://tat.karievteatr.ru/collective/ayupov-renat
- ↑ «Тогда наш директор, долго не думая, лег на пути следования «КАМАЗа»…»
- ↑ Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Карары, № 464, 04. 11. 91
- ↑ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51
- ↑ "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Театры Татарстана стали лауреатами XXX Российской Национальной театральной Премии «Золотая Маска». Министерство культуры РТ, 25.06.2024
- ↑ Олег Луговой. Президент Татарстана открыл обновленное здание татарского ТЮЗа в Казани. kazan.kp.ru, 26.04.2018
- ↑ Кариев театры сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-09-14
- ↑ Казанның Кариев исемендәге театрына яңа мөдир билгеләнде. Азатлык радиосы, 01.09.2018
- ↑ Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясендә яңа вазифада тәкъдим ителде. Азатлык радиосы, 15.02.2021
- ↑ Открытое письмо театру_13.04.2024.docx
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле. Татар-информ, 18.07.2024
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәнзилә Мостафина. «Әкият» подвалыннан — Офицерлар йортына: Кариев театрының яңа юлы башланды! «Безнең гәҗит», 2018 ел, 25 апрель, № 17.
- Гөлгенә Кәримова. Үзебез яшь, тарихыбыз чал. «Татарстан яшьләре», 2018 ел, 5 апрель, № 13.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||
![]() |
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Pages with templates in the wrong namespace
- Викимәгълүматка нигезләнгән исемлекләр
- Навигацион калыплар:Ятим калыплар
- Казанның истәлекле урыннары
- Әлифба буенча театрлар
- Татар театрлары
- Казан театрлары
- Кариев театры
- Казанның Санкт-Петербург урамы
- Габдулла Кариев
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- «Алтын битлек» премиясе лауреатлары