Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кукмара урынчылыгы
| Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кукмара урынчылыгы | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Татарстан: Кукмара районы |
| Классификация | |
| Төркем: | |

Казан арты керәшеннәре сөйләшенең кукмара урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Кукмара районында керәшен-татарлары һәм удмуртлар кушылып яки якын аралашып яшәгән авылларында таралган урынчылыгы.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кукмара урынчылыгы Җумыя, Сәрдәүч, Үрəчбаш, Түбән Үрәс, Танькино, Кызыл Тау авылларында таралган.[1] Моннан тыш кукмара керәшеннәре нигезләгән авыллар Удмуртиядә дә очрый, араларында Кизнәр районы Балдейка авылы сакланып калган.
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу авыллар элек — электән удмуртлар белән күршелектә яшәгән. Бу якларда удмуртлар да татар телен яхшы беләләр, шул ук вакытта кушылып яшәүче авылларда керәшеннәр дә удмуртча иркен сөйләшәләр.
Фонетика. А сузыгы ачык әйтелә, к, г авазлары, әдәби телдән аермалы буларак, арткы тел авазлары, миишәр диалектындагыча әйтеләләр. Кайбер сүзләрдә ы, е ~ и авазлары алышышына: ичә — эчә, иченә — эченә; а ~ ә: җәйдәк — җайдак. Үз исемнәрендә басым соңгысына төшә: Галя', Вача', Одо’к.
Морфологик үзенчәлекләре юк.[1]
Лексикада удмурт теленнән кергән сүзләр күп очырый, бу аны нократ сөйләше белән якынайта . Аеруча туганлык сүзләре удмуртчадан кергән: анай, атай — әни, әти, апай — апа, шулай ук гореф-гадәт сүзләре дә күп: пучы бəйрəме — бəрмəнчек (удм. пучы — бөре); кечтун көн — искә алу көне (удм. кисьтон карон — үлеләрне искә алу), бужы чабу — нардуган чабу (нократ татарлары һәм бисермәннәрдә — божо йачкылау).[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б.
- Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. — М.: Наука, 1986. — 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. — Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. — С.105-138.
- Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б.
- Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). — İstan-bul: Kesit Yay., 2018. — 670 s.