Казан арты керәшеннәре сөйләшенең нократ урынчылыгы
| Казан арты керәшеннәре сөйләшенең нократ урынчылыгы | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Татарстан: Мамадыш районы |
| Классификация | |
| Төркем: | |

Казан арты керәшеннәре сөйләшенең нократ урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Мамадыш районының төньягында, Нократ елгасы буендагы керәшен-татар авылларында таралган урынчылыгы.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу урынчылыкка Мамадыш районы Шәдче Башы һәм Тышлыяр (Мучалы), Дүсмәт, Комазан Башы, Әҗмәк, Җөри авыллары керә, бу авыллар Нократ елгасы янында элеккеге Җөри юлы буенча урнашканнар.[1]
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фонетика. Бу сөйләмнең үзенчәлеге булып тешара интерденталь d-ны актив куллану тора, ул татар әдәби теленең з авазына туры килә, мәсәлән: dабут — завод, үдем — үзем, бодау — бозау . Аерым аваз туры килүләре: л~н: үренә — үрелә; ч~с: әтәс — әтәч; х~к: хәбер — кабер.
Морфология. Морфологиядә бу сөйләмгә генә хас үзенчәлекләр юк диярлек. Ләкин рәвешләр ясалышында -лай/-ләй, -лый/-лей/-ли аффиксларын активрак куллануны билгеләп үтәргә кирәк: икенчелей тағын чақыра 'икенче тапкыр тагын чакыра'. Хәл фигыльләрнең -гачын/-гәчен формалары актив кулланыла: Сез кигәчен күңелем ачылды. — Сез килгәч, минем кәефем күтәрелде.
Лексика. Башка сөйләмнәрдә билгеләнмәгән түбәндәге диалектизмнар кулланыла: чүб итеү (башка керәшеннәрдә чүк итү — кыр догасы); әпрән — әрекмән, җисерләнү — азаплану. Кием атамалары (мәләнчек, чигәчә, сүрәкә, сақал, кәсилә һ.б.) башка керәшеннәрнекеннән аерылмый.[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б.
- Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. — М.: Наука, 1986. — 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. — Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. — С.105-138.
- Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б.
- Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). — İstan-bul: Kesit Yay., 2018. — 670 s.