Эчтәлеккә күчү

Казан арты керәшеннәре сөйләшенең пакшин урынчылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан арты керәшеннәре сөйләшенең пакшин урынчылыгы latin yazuında])
Казан арты керәшеннәре сөйләшенең пакшин урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстан: Мамадыш районы Керәшен Пакшины

 Классификация
Төркем:

Пакшин урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган казан арты керәшеннәре сөйләшенең Мамадыш районы Керәшен Пакшин авылында таралган урынчылыгы, икенче яктан аны көнбатыш диалектның чистай керәшеннәре сөйләшенә дә кертәләр.

Бу авылга XVIII йөздә[1] бүгенге Татарстанның Чистай районы территориясеннән керәшеннәр килеп урнашкан дип санала.[2]

Бу сөйләм тел үзенчәлекләре буенча чистай сөйләше белән якын булса да, аңа казан арты керәшеннәре сөйләше дә йогынты ясаган. Бу сөйләмдә мишәр һәм урта диалект үзенчәлекләре үрелеп бара һәм Казан артында сирәк очрый торган ә авазының тулы ассимиляциясе, а авазының көчле позицион о-лашуы, интерденталь d куллану һ. б. фонетик үзенчәлекләр саклана.[2]

Фонетика. А авазы — түбән күтәрелешле арткы рәтнең авызсыз сузыгы. Сөйләмдә аның позиция ягыннан нык о-лашуы күзәтелә: тулойок — тула ойык, озотолор — озаталар. Ә авазы — алгы рәттәге, аскы күтәрелештәге иренсез сузык аваз — и, э (е), ө, ү сузыклары булган иҗекләрдән соң ә авазы тулысынча диярлек ассимиляцияләнә: җирги — җиргә , шикир — шикəр. Калган сузык авазлар артикуляция характеры буенча татар әдәби теленең тиешле авазларыннан аерылмыйлар.

Тартык авазларны куллануда түбәндәге үзенчәлекләр бар: к, г авазлары, әдәби телдән аермалы буларак, арткы тел авазлары, къ, гъ юк; өлкән буын сөйләмендә әдәби з урынына интерденталь d (минзәлә сөйләшендә таралган) әйтелә: оdон — озын, dəңгəр — зәңгәр.

Морфология. Пакшин сөйләшендә керәшеннәрнең башка сөйләмнәренә караганда тартымның икеләтә аффиксы активрак кулланыла: кар базысы (базы) өйөнде, газы өйөнде.

  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica.
  2. 1 2 История и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.): коллективная моногра-фия. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. С.751
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б.
  • Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. — М.: Наука, 1986. — 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. — Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. — С.105-138.
  • Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. — Казан: Матбугат йорты, 1997. — 248 б.
  • Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). — İstan-bul: Kesit Yay., 2018. — 670 s.