Казан ханлыгы
| Казан ханлыгы قزان خانليغى Qazan Xanlığı Казан Ханлыгы | |||||||
| |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||
| Башкала | Казан | ||||||
| Зур шәһәрләр | Казан, Арча | ||||||
| Тел(ләр) | иске татар теле | ||||||
| Дин | Ислам | ||||||
| Акча берәмлеге | тәңкә | ||||||
| Мәйдан | 750 000 км² | ||||||
| Идарә итү төре | монархия | ||||||
Казан ханлыгы – 1438–1552 елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле татар дәүләте. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы – Олуг Мөхәммәт хан. Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка ирекле рәвештә чирмеш халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә чирмешләр татар ханлыгы ягында көрәшәләр. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ханлык территориясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан ханлыгы Болгар олысы (элекке Идел буе Болгарстаны территориясе) җирләрендә аерылып чыга. Үзенең чәчәк ату чорында (XV гасырның икенче яртысында) Казан ханлыгының территориясе Идел буе Болгарстаны җирләренә караганда шактый зуррак була һәм якынча 700 мең квадрат километрга хәтле җитә.
Шулай итеп, Казан ханлыгына, Идел буе Болгарстаныннан тыш, арлар, марилар, өлешчә башкортлар, мордвалар һәм мишәрләр яшәгән җирләр кергән һәм ханлык урта Идел буенда төрле халыкларны берләштерүче дәүләткә әверелә.
Елгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан ханлыгы территориясе буйлап Идел, Нократ, Чулман һәм Агыйдел кебек зур елгалар ага.
Шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Төп калалар:
Телләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан ханлыгы халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан ханлыгы күпмилләтле сәяси берләшмә була. Казан ханлыгы составында татарлар, чуашлар, чирмешләр, мукшылар, эрзялар, арлар һәм башкортлар булган, Казанда зур әрмән-кыпчак җәмгыяте дә бар иде[1].
Башкортлар ханлыкка азрак буйсынганнар. Шулай да хан аларга үзенең кешеләрен җибәреп, ясак җыйган. Өстәвенә, башкортлар хан гаскәрендә хезмәт итәргә тиеш булганнар.
Ханның хакимияте Арча ягында көчле була. Бу җирләрнең үзәге булып Арча каласы торган.
Чуашлар ханга бик үк нык буйсынмаганнар. Ләкин аларның җирләрендә татар морзаларының биләмәләре булган. Чуашлар да ясак түләгән.
Иҗтимагый торышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Казан җәмгыятендә зур көчкә руханилар һәм аксөякләр ия булган. Диван составына кергән карачылар һәм әмирләр зур биләмәләр, байлык хуҗалары булган. Казан аксөякләренең калган төркемнәренә бәкләр һәм морзалар кергән.
Зур җир биләмәләре белән бүләкләнгән һәм кайбер ясаклардан азат ителгән кешеләрне тарханнар дип атаганнар.
Калган төркемнәргә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм игенче-терлекчеләр кергән.
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Дәүләт җитәкчесе булып Чыңгыз нәселеннән булган хан торган. Аның якын киңәшчеләре – әмирләр гаскәр белән җитәкчелек иткәннәр. Шура (диван) ханның хакимиятен рәсми рәвештә генә булса да тыеп торган. Еш кына ханнар дошманлашып торган татар фиркаләре кулларында бары уенчык булып кына торганнар. Диван киңәшмә оешма булып торган. Карача вазыйфасы нәселдән-нәселгә күчкән. Казан ханлыгында 4 нәсел әгъзалары карача була алганнар.
Шулай ук корылтай да булган. Ул иң авыр вакытларда гына җыелган. Анда 3 төп катлау катнашкан: руханият, гаскәриләр һәм гади халык.
Олыслар белән бәкләр һәм морзалар идарә иткән. Казан ханлыгында монгол дәүләтеннән үк калган дәүләт төзелеше яшәгән, күп санлы җитәкчеләр катламы булган.
Дәүләт эшендә руханилар да актив катнашкан. Алар зур җир биләмәләренә ия булганнар.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан ханлыгының төп дине булып Ислам саналган. Мөселманнар белән сәид җитәкчелек иткән. Иң данлыклы сәидләрнең берсе – Кол-Шәриф, ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан. Үзенең шәкертләре белән бергә 1552 елда, Казан ханлыгын яклаганда һәлак булган.
Казан ханлыгында муллалар, хафизлар, имамнар, дәрвишләр булган.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ханлыкта авыл хуҗалыгы зур үсеш алган булган. Аның халкы бодай, тары, карабодай үстергән. Урманлы якларда аучылык, сулыкларда балыкчылык таралган була. Урманнарда умартачылык зур уңышка ирешкән булган. Шулай ук осталар тире эшкәртү белән шөгыльләнгән.
Ханлык халкының икенче төп эше сәүдә була. Идел буе борынгы заманнардан ук сәүдә юлы булып торган һәм илнең географик урыны да моңа ярдәм иткән. Дәүләт Россия, Фарсы иле, Төркестан белән зур сәүдә эшләре алып барган. Шәһәр халкы балчыктан, агачтан төрле әйберләр ясап, аларны Үзәк Азия һәм башка ил халыкларына саткан.
Хәрби көчләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Казан ханлыгы төзелгәнче казан татарларының хәрби көчләре начар хәлдә була. Россия белән сугышларда татарлар, тыныч халык булу сәбәпле, вакыт-вакыт, ниндидер бәрелешләр белән генә чикләнгәннәр. Шулай да Казан ханлыгында көчле атлы гаскәр булган. Татарлар засадалар эшләргә оста булганнар. Соңга таба ханлыкның артиллериясе дә булдырыла.
Мәскәү дәүләте белән аралашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәскәү дәүләте еш кына Казан ханлыгы эшләренә тыкшынган. Мәскәү тәхеткә Касыйм ханының утыруын теләгән, чөнки ул Мәскәү яклы булган, һәм аның тәхеткә бераз хокукы да булган. Берничә тапкыр бу эш килеп чыккан, ләкин татарлар ул ханны гел тәхеттән бәреп төшергәннәр. Ахыр чиктә, ханлыкның соңгы елларында Касыймның оныгы Шаһ-Галины хан итергә теләгәннәр, ләкин аны да халык Казаннан куган.
Казанның алынуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Төп мәкалә: Казанны алу
Казан ханлыгы эшләренә тыкшынып караганнан соң, Явыз Иван Казанны яулап алырга була, һәм бер-бератлы 3 сугыш башлый. Өченчесендә, 1552 нче елда, Казан ханлыгы 1 ай камалганнан соң, җиңелә һәм дәүләт буларак юк ителә.
Казан ханнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Надырова Ханифа Габидулловна Развитие градостроительной культуры Казанского ханства // Золотоордынское обозрение. 2014. №3. URL: https://cyberleninka.ru/article/n/razvitie-gradostroitelnoy-kultury-kazanskogo-hanstva (дата обращения: 02.11.2019).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- М. Г.Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган