Казан губернасы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан губернасы тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
1708 елда Казан губернасы
Татарстан байрагы Татарстан тарихы
Coat of Arms of Tatarstan.svg

Татарстанда борынгы җәмгыять

Төрки каһанлыгы

Бөек Болгар иле

Хәзәр каһанлыгы

Идел буе Болгары
Төзелү тарихы
Шәһәрләр
Исламны кабул итү
Тышкы сәяси элемтәләр
Кыпчак конфедерациясе
Татар-монгол яулары

Монгол империясе

Алтын Урда
Ханнар
Мәдәният
Таркалу

Казан ханлыгы
Казан ханнары
Мәдәният
1552
Казан губернасы
Мәдәният
Социаль һәм дини тормыш
XX гасыр башы
Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Җөмһүрияте
90 нчы еллар
Президентлар


«Татарстан» порталы

Казан губернасы 1708 елның 18 декабрендә[1] рус патшасы Петр I указы нигезендә башланган административ-территориаль реформа үткәрү барышында барлыкка килә. Губернаның нигезен формаль рәвештә 1552 елга кадәр булган Казан ханлыгын[2] территориясе тәшкил итә. Административ яктан губерна белән Мәскәүдәге Казан сарае идарә итә. Беренче Казан губернаторы итеп Петр Матвеевич Апраксин тәгъаенләнә. Губерна Казан, Зөя, Пенза, Сембер, Уфа, Әстерхан һәм башка хәрби воеводалардан тора. Башкорт восстаниеләре тәмамланганнан соң, 1711 елда Уфа өязе Сенат карамагына тапшырыла. 1728 елда Яркәй Янчурин җитәкчелегендәге башкорт делегациясе император Петр «башкортларның воеводалар һәм целовальниклардан кысырыклыуга дучар ителелүләре һәм аларның жиргә вотчинлык хокугын саклау турында үтенеч бирә. 1728 елның июль азагында император Петр II указы чыга: «Уфа провинциясен Казан губерниясеннан аеру, аны Сенатның аерым ведомствосына теркәү турында»[3]. Указ нигезендә нигезендә Уфа провинциясе (Минзәләдән тыш) рәсми рәвештә губерна составыннан алына[4].

1714 елның гыйнварында Казан губернасының төньяк-көнбатыш өлешләреннән Нижгар губернасы бүлеп алына. Губерния составына Түбән Новгородтан шәһәренән тыш Алатырь, Арзамас, Балахна, Васильсур, Гороховец, Кормыш, Юрьевец, сул яктагы Ядрин шәһәрләре керә. 1717 елның 22 ноябрендә Нижгар губернасы бетерелә, аның территорияләре яңадан Казан губернасына кушыла.

1717 елның 22 ноябрендә Казан губернасыннан Әстерхан губернасы[5] бүлеп алына. Яңа губерна составына Атырау (Казахстан), Дмитриевск Сызрань, Терск шәһәре, Царицын, Кызыл Яр, Кара Яр һәм Кизляр шәһәрләре керә.

1719 елның 29 маенда яңадан мөстәкыйль Нижгар губернасы оештырыла. Аның составына Алатыр, Арзамас, Түбән Новгород һәм тагы да 7 шәһәр кергән.

1719 елда губерния провинцияләргә бүленә: Казан, Пенза, Зөя, шулай ук Уфа (1728 һәм 1733-1740)[2].

1727 елның 29 апрелендә Себер губернасыннан Вятка һәм Соликамск провинцияләре Казан губернасына тапшырыла.

1744 елның 15 мартында Исәт һәм Уфа провинцияләре яңа барлыууа килгән Ырынбур губернасына кушыла.

1775 елда Казан губернасы берничә наместничество бүленә һәм бетерелә: 1780 елның 11 сентябрендә Зөя һәм Казан провинцияләреннән Нократ наместничествосы оештырыла, ә көньяк өязләр Сембер һәм Пенза наместниклыгы итеп берләштерелә..

1781 елның 27 гыйнварында Пермь провинциясе территориясе Пермь наместничествосы составына тапшырыла, ә 28 сентябрьдә Казан губернасының калган территориясе 13 өяз составында Казан наместнигына дип үзгәртелә. Шул ук елны губерния һәм өяз шәһәрләре герблары раслана[2].

1796 елның декабрендә Казан наместнигы яңадан губерна дип үзгәртелә[2].

Губернаторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. И. О. Титул, чин, исеме Вазифаны биләү вакыты
Апраксин Пётр Матвеевич бояр
1708—1713
Салтыков Пётр Самойлович бояр
1713—1719
Салтыков Алексей Петрович
1719—1725
Менгден Иван Алексеевич генерал-майор
1725
Волынский Артемий Петрович генерал-майор
1725—1727
Зотов Василий Никитович генерал-майор
1727—1728
Волынский Артемий Петрович генерал-майор
1728—1731
Долгоруков Михаил Владимирович кенәз, хакыйкый яшерен киңәшче
1731—1732
Мусин-Пушкин Платон Иванович граф, хакыйкый яшерен киңәшче
1732—1735
Румянцев Александр Иванович генерал-лейтенант
1735—1736
Голицын Сергей Дмитриевич князь, хакыйкый яшерен киңәшче
1736—1739
Вазифа буш
1739—1741
Загряжский Артемий Григорьевич генерал-поручик
1741—1748
Греков Степан Тимофеевич действительный статский советник
1748—1755
Головин Фёдор Иванович граф, яшерен киңәшче
1755—1760
Тенишев Василий Борисович кенәз, хакыйкый яшерен киңәшче
1760—1764
Квашнин-Самарин Андрей Никитич действительный статский советник
1764—1770
Бранд Яков Ларионович генерал-поручик
1770—1774
Мещерский Платон Степанович князь, генерал-поручик
1774—1781

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанская губерния - Территориальная история - Тематические проекты Руниверс
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 КАЗАНСКАЯ ГУБЕРНИЯ • Большая российская энциклопедия - электронная версия
  3. История башкирских родов. Елан. Том 9. Часть 1 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, Ф. Ф. Гайсина, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — С. 34,35,36. — 720 с. — ISBN 978-5-85051-637-6.
  4. Муратова В. Н. Казанская губерния // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2019. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  5. Астраханская губерния - Территориальная история - Тематические проекты Руниверс