Казан епархиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан епархиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Казан епархиясе
Чиркәү Урыс праваслау чиркәве
Чиркәү бүлгеләре 18
Баш фатир 420111, РФ, ТР, Казан, К. Маркс ур., 9/15
Нигезләнгән 1555
Баш җәмигъ Ару хәбәр җәмигы, Микулай җәмигы[d] һәм Питыр һәм Павал җәмигы
Епископ Феофан
tatarstan-mitropolia.ru

Казан епархиясе (рус. Казанская епархия) — Урыс православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.
Идарә итүче әрхәрәй (2015 елның 13 июненнән) — Татарстан митрополиты Феофан (Ашурков).
Епархия идарәсе — Казан, К. Маркс ур., 9/15.

Территория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан, Яр Чаллы шәһәрләре; Татарстанның Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.

Кафедраль җәмигълары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Ару хәбәр җәмигы , Казанның Никола җәмигы, Казанның Петр һәм Павел җәмигы.

Приходлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Храмнар — 225
  • Чәсәүнәләр — 60
  • Келәү йортлары — 9
  • Башка биналарда бүлмәләр — 8

Клириклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Руханилар — 273
  • Диаконнар — 52

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1555 елда Явыз Иван фәрманы белән Мәскәү митрополиты Макарий каршында Казан епархиясе булдырыла. Казан һәм Зөя архиепискобы итеп Тверьның Селижар кәшишханәсе игумены Гурий (Руготин) билгеләнә. Ул Казанга архимандритлар Варсонофий һәм Герман белән килә. Казан епархиясе Көнчыгыш урыс епархияләре арасында Мәскәү митрополиясе, Нижгар архиепископлыгыннан кала өченче баскычта тора. 1589 елның 26 гыйнварыннан митрополиягә үзгәртелә. Казан епархиясе көньяк-көнбатышта — Сыры (Сура) елгасына кадәр Тау ягы (Козьмодемьянск, Васильсурск, Чабаксар, Чуел (Цивильск), Зөя, Тәтеш) һәм Болын ягы (Санчурск, Йошкар-Ола (Царевококшайск); төньяк-көнбатыштаВетлуга елгасына кадәр булган барлык җирләр; Вятка елгасының урта агымына кадәр булган Вятка иле җирләре (1658 елда яңа төзелгән Вятка епархиясенә күчереләләр); көнчыгыштаКазан, Әстерхан, өлешчә Себер ханлыгы җирләре (1586 елда Уфа һәм Бөре кушыла); көньяктаӘстерхан ханлыгының Терек елгасындагы Терский городокка кадәр булган җирләре (1602 елда яңа төзелгән Әстерхан епархиясенә күчереләләр).

1917 елга Казан епархиясе Казан губернасы җирләрен генә эченә ала.

1922-1938 елларда бер үк исемдәге яңарылыш епархиясе (ru) яшәп килә.

1993 елның 11 июнендә Казан епархиясеннән Мари Иле чикләрендә Йошкар-Ола епархиясе аерылып чыга.

2012 елның 6 июнендә мөстәкыйль Әлмәт һәм Чистай епархияләре аерылып чыга. Казан епархиясе составында Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре кала. Казан епархиясе Татарстан митрополиясенең үзәге итеп билгеләнә.

Тарихи атамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1555-1589 — Казан һәм Зөя епархиясе
  • 1589-1602 — Казан һәм Әстерхан епархиясе
  • 1602-1799 — Казан һәм Зөя епархиясе
  • 1799-1832 — Казан һәм Сембер епархиясе
  • 1832-1930 — Казан һәм Зөя епархиясе
  • 1948 (телгә алына) — Казан һәм Татар епархиясе
  • 1949-1957 — Казан һәм Чистай епархиясе
  • 1957-1993 — Казан һәм Мари епархиясе
  • 1993-2012 — Казан һәм Татарстан епархиясе

Тарихи викарий епархияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Благочиниеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Епархиянең социаль оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Варсонофий исемендәге наркобәйлеләрне реабилитацияләү үзәге.
  • Епархиянең «Милосердие» (тат. Шәфкатьлелек) хезмәте.
  • Аналарны яклау үзәге (кризис фатирлары бар).
  • Епархиянең «Трезвение» (тат. Аеклык) җәмгыяте.

Епархиянең уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]