«Казан» ат спорты комплексы
Внешний вид
(Казан ипподромы битеннән юнәлтелде)
«Казан» ат спорты комплексы — Аурупаның иң зур ипподромнарның берсе.
2005 елда гамәлгә керә. 2006 елда комплекс чабышкы токымлы атлар өчен Дөнья кубогын кабул итә. Ел саен казан ипподромында Татарстан Президенты призына чабышлар уздырыла.
Комплекс составында атларны сынау өчен чабу юллары, ат спорты өчен каршылыклар урнаштырылган юллар, конкур мәйданы, атларны шөгыльләндерү өчен ике кыр, ат абзарлары, ветеринар клиника, атларны коендыру өчен кышкы бассейн, азык-төлек амбары, балта остасы, тимерче остаханәләре бар. Шулай ук комплекска килүчеләр өчен уен-күңел ачу зонасы булдырылган. Анда рестораннар һәм кибетләр урнашкан.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Универсиада 2013 сайтында «Казан» ат спорты комплексы 2012 елның 31 октябрь көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Казанның истәлекле урыннары | ||