Казан климаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан климаты latin yazuında])

Казан климаты уртача континенталь, кыш салкын, җәй җылы яки эссе була. Уртача еллык температура — 4,6 °C. Уртача еллык явым-төшем саны — 558 мм.

Гомуми характеристика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда көчле салкыннар һәм эсселек сирәк була. Иң еш исә торган җилләр көньяктан һәм көнбатыштан, җилсез көннәр елына уртача 13 тапкыр була. Кар катламы уртача, февраль һәм март айларында максималь биеклеккә җитә — 38 см. Елына 42 аяз, 155 болытлы һәм 167 аязучан болытлы көн була. Иң болытлы булып ноябрь ае тора, иң болытсыз — июль һәм август айлары. Көзен һәм язын томан була, елына 16 көн. Елның иң җылы ае — июль, иң салкыны — гыйнвар.

Һава температурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпьеллык күзәтүләр мәгълүматлары буенча, Казанда уртача һава температурасы +4,6 °C тәшкил итә. Шәһәрдә иң салкын ай — уртача температура -10,4 °C булган гыйнвар. Иң җылы ай — июль, аның тәүлеклек уртача температурасы +20,2 °C. Күзәтүләр күрсәткәнчә, Казанда иң югары температура +39,0 °C (2010 елның 1 августы), ә иң түбән -46,8 °C (1942 елның 21 гыйнвары) булган[1].

Тотрыклы уңай температуралы һава торышы, уртача алганда, март азагы — апрель башында, ә тотрыклы температура нольдән түбәнрәк — октябрь азагы — ноябрь башында билгеләнә.

Иң югары һәм иң түбән уртача айлык температура[1]
Ай Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Иң җылы, °C −3,0

(2020)

−2,4

(2002)

2,6

(2020)

11,3

(1995)

18,4

(1906)

22,7

(1921)

25,9

(2010)

24,6

(1869)

17,4

(1847)

8,4

(1896)

2,9

(2013)

-2,4

(2006)

Иң салкын, °C −22,0

(1813)

−21,6

(1954)

−13,4

(1963)

−2,0

(1929)

6,4

(1918)

12,9

(1930)

15,2

(1926)

13,3

(1980)

6,5

(1817)

−2,5

(1976)

−10,8

(1891)

−21,8

(1860)

Явым-төшем, чагыштырмача һава дымлылыгы һәм болытлылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда уртача еллык явым-төшем суммасы — 558 мм. һава дымлылыгы бер ел эчендә якынча 75 % тәшкил итә, җәен — 63-73%, кышын — 77-86 %.

Чагыштырмача һава дымлылыгы[2]
Ай Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Елга
һава дымлылыгы, % 84 81 79 68 59 66 68 71 75 81 86 85 75

Атмосфера явым-төшемнәренең күп өлеше июнь—октябрь айларына туры килә, иң күбе — июнь аена, киме — март аена туры килә. Ел дәвамында явым-төшемле көннәрнең уртача саны — 197гә якын (май аенда 11 көннән декабрь аенда 24 көнгә кадәр). Иң яңгырлы ай 1978 елның июне иде, ул айда 217 мм явым-төшем була (норма 70 мм). Казанда явым-төшем бөтенләй булмаган 1984 елның феврале, 1972 елның августы һәм 1987 елның октябре иң коры айлар булган.

Түбән болытлы һава торышы — 4,1 балл, гомуми болытлылык 6,7 балл тәшкил итә.

Болыт[2]
Ай Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Год
Гомуми болытлыгы, балл 7,4 6,8 6,2 6,4 5,7 6,1 5,6 5,8 6,7 7,7 8,5 8,2 6,7
Түбән болытлыгы, балл 4,6 3,5 3,0 3,1 2,9 3,3 3,3 3,4 4,1 5,9 6,7 5,9 4,1

Ел сезоннары характеристикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда кыш салкын һава торышы белән характерлана, кайчагында җепшек көннәр һәм -30 °C салкыннан да түбәнрәк булырга мөмкин. Явым-төшемнәр, кагыйдә буларак, кар рәвешендә төшә.

Кыш ноябрь башыннан март ахыры—апрель башына кадәр сузыла. Уртача тәүлеклек температура -5 °C дан түбәнрәк, кагыйдә буларак, ноябрь азагыннан март уртасына кадәр була.

Яз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язын уртача тәүлеклек температура 1 апрельдә, уртача алганда, 0 °C га күчә, 5 °C — 15 апрельдә, ә 10 °C — 3 майда. Явым-төшемнәр булган көннәр саны елның башка чорларына караганда азрак, кыш белән чагыштырганда, аязучан болытлы көннәр азрак, һаваның чагыштырмача дымлылыгы (68% апрельдә һәм 59% майда) кимрәк.

Җәй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәй кояшлы көннәрнең күп булуы, җылы яки эссе һава торышы белән характерлана. 2010 елның җәе аеруча эссе була, ул вакытта 37,9 градуслы иске температура рекорды яңа 39,0 градуслы рекорд белән үзгәртелә.

Көз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сентябрьнең өченче декадасында температура 10 °C тан, ә октябрьнең икенче декадасында 5 °C тан түбәнрәк төшә.

Һавада беренче туңулар, кагыйдә буларак, сентябрь азагы — октябрь башында була, иң иртә туңдыру (-0,9 °C) 1949 елның 5 сентябрендә билгеләп үтелә.

Климатограмма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,5 5,2 14,0 29,5 33,8 37,5 38,9 39,0 32,3 23,4 15,0 6,1 39,0
Уртача максимум, °C −7,2 −6,7 −0,2 29,5 19,0 23,5 25,5 22,9 16,3 8,1 −1 −5,8 8,7
Уртача температура, °C −10,4 −10,15 −3,95 5,5 13,3 18,1 20,2 17,6 11,7 4,8 −3,4 −8,51 4,6
Уртача минимум, °C −13,5 −13,3 −7,3 −27,2 8,2 13,3 15,5 13,3 8,2 2,2 −5,6 −11,4 0,9
Абсолют минимум, °C −46,8 −39,9 −31,7 −27,2 −6,5 −1,4 2,6 1,0 −5,4 −23,4 −36,6 −43,9 −46,8
Явым-төшем нормасы, мм 40 33 32 31 41 63 65 60 51 53 46 43 558


Климат үзгәрү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр ахыры —XXI гасыр башында Казанда кышкы чорда температура күтәрелү күзәтелә. Моннан тыш, җәен температураның бераз артуы күзәтелә.

Казанда айлар дәвамында барлык абсолют түбән температуралар XIX—XX гасырларда теркәлгән, шул ук вакытта XXI гасырга 4 абсолют максимум туры килә[3]. XXI гасырдагы киләсе айлар Казанда метеокүзәтүләр тарихында иң җылы була: 2020 елның гыйнвар һәм март, 2002 елның февраль, 2010 елның июле, 2013 елның ноябре һәм 2006 елның декабре. Иң салкын айлар XIX—XX гасырларда күзәтелә (соңгы тапкыр иң салкын ай 1980 елның августы була)[1].

Соңгы елларда уртача айлык температура[1]
Ай Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Год
2005 ел, °C −7,6 −12,1 −9,0 4,6 16,5 16,5 18,9 18,0 13,1 6,3 0,0 −5,8 5,0
2006 ел, °C −17,0 −14,8 −5,3 4,7 13,4 20,2 17,6 18,1 12,6 4,5 −3,6 −3,0 4,0
2007 ел, °C −3,9 −15,2 −2,5 5,2 15,2 15,8 19,4 21,5 12,1 6,1 −4,9 −11,9 4,8
2008 ел, °C −11,8 −6,5 0,1 8,3 12,4 16,4 20,7 19,1 10,0 7,8 2,1 −5,4 6,1
2009 ел, °C −10,8 −9,2 −2,6 3,7 14,0 19,9 19,7 17,1 14,9 6,3 −1,3 −10,7 5,1
2010 ел, °C −16,8 −13,5 −4,5 7,4 17,4 21,2 25,9 22,6 13,3 3,7 0,9 −9,0 5,7
2011 ел, °C −12,5 −16,6 −5,5 4,5 14,4 17,4 23,4 18,9 12,4 6,2 −4,3 −6,4 4,3
2012 ел, °C −10,2 −14,7 −5,2 9,6 15,9 19,8 21,7 19,7 12,6 7,5 0,3 −11,1 5,5

XX гасыр ахырына — XXI гасыр башына, аеруча 2010 елның аномаль эссе җәенә, бик күп температура максимумнары туры килә, шул ук вакытта температураның минимумнары күзәтелми.

Тәүлеклек температура рекордлары
Максимумнар Минимумнар
+39,0 °C (1 август 2010 ел) −46,8 °C (21 гыйнвар 1942 ел)
+38,9 °C (31 июль 2010 ел) −45,3 °C (1 гыйнвар 1979 ел)
+38,3 °C (30 июль 2010 ел) −44,5 °C (22 гыйнвар 1942 ел)
+38,2 °C (25 июль 2010 ел) −43,9 °C (31 декабрь 1978 ел)
+37,9 °C (26 июль 1971 ел) −42,5 °C (29 гыйнвар 1892 ел)
+37,5 °C (14 июль 1917 ел) −41,7 °C (26 декабрь 1958 ел)
+37,5 °C (25 июнь 1921 ел) −41,3 °C (23 гыйнвар 1942 ел)
+37,5 °C (29 июль 2010 ел) −39,9 °C (12 февраль 1930 ел)
+37,0 °C (15 июль 1917 ел) −39,5 °C (11 февраль 1930 ел)
+37,0 °C (2 август 1920 ел) −39,4 °C (20 гыйнвар 1942 ел)
+36,9 °C (12 июль 1907 ел) −39,4 °C (30 декабрь 1978 ел)
+36,9 °C (3 август 2010 ел) −39,3 °C (3 гыйнвар 1941 ел)
+36,8 °C (24 июнь 1921 ел) −39,1 °C (28 гыйнвар 1892 ел)
+36,8 °C (4 август 2010 ел) −39,0 °C (13 февраль 1930 ел)
+36,8 °C (7 август 2010 ел) −38,5 °C (10 гыйнвар 1950 ел)
+36,6 °C (30 июнь 1954 ел) −38,4 °C (30 гыйнвар 1956 ел)
+36,5 °C (8 август 1920 ел) −38,2 °C (12 гыйнвар 1940 ел)
Айлык явым-төшем рекордлары
Максимумнар Минимумнар
217 мм (июнь 1978 ел) 0 мм (август 1972 ел)
161 мм (июль 1942 ел) 0 мм (февраль 1984 ел)
153 мм (декабрь 2010 ел) 0 мм (октябрь 1987 ел)
153 мм (август 1941 ел) 0,2 мм (апрель 1908 ел)
141 мм (октябрь 1989 ел) 0,8 мм (май 1930 ел)
134 мм (сентябрь 1919 ел) 2 мм (март 1886 ел)
114 мм (май 1989 ел) 3 мм (гыйнвар 1935 ел)
108 мм (ноябрь 1882 ел) 3 мм (июнь 2010 ел)
98 мм (апрель 1919 ел) 4 мм (декабрь 1935 ел)
83 мм (февраль 1966 ел) 4 мм (июль 1938 ел)
75 мм (март 1961 ел) 4 мм (сентябрь 1992 ел)
74 мм (гыйнвар 2011 ел) 5 мм (ноябрь 1935 ел)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Погода в Казани. Температура воздуха и осадки. Погода и климат. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Погода и климат» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. 2,0 2,1 Климат Казани. Погода и климат.
  3. Климат Казани. Погода и климат.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ю. П. Переведенцев и др.; науч. ред. Ю. П. Переведенцев, Э. П. Наумов. Климат Казани и его изменения в современный период. — Казань: Издательство Казанского университета, 2006. — Б. 215. — ISBN 5-98180-330-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]