Казан лингвистика мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан лингвистика мәктәбе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Казан лингвистика мәктәбе - тел гыйлемендәге юнәлешләрнең берсе. Иң танылган вәкилләреннән И.А.Бодуэн де Куртенэ[1] һәм аның укучылары - Н.В.Крушевский, В.А.Богородицкий һәм башка фән әһелләре. Нигезчесе Бодуэн де Куртенэ исемен дә йөртә (Бодуэн де Куртенэ мәктәбе).

Казан мәктәбе лингвистилары тел төзелеше, морфонология, лингвистик типология һәм психолингвистика мәсәләләре белән кызыксынганнар, бу өлкәләрдә үз вакыты өчен шактый яңа булган аңлатмалар керткәннәр.

Лингвистика мәктәбенең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.А.Бодуэн де Куртенэ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.А.Бодуэн де Куртенэ

И.А.Бодуэн де Куртенэ Казан университетында 1874 елдан башлап укыта башлый: башта - доцент буларак, аннары профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Бодуэн де Куртенэ кырында берничә лингвисттан торган төркем барлыкка килә: Н.В.Крушевский, В.А.Богородицкий һәм С.К.Булич.

Н.В.Крушевский[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1876нчы елдан башлап Казанда Н.В.Крушевский яши башлый, Казан университетындагы Бодуэн де Куртенэ дәресләренә йөри. Ул фонетика (гомуми һәм рус), санскрит (борынгы Һиндстанның изге теле) һәм роман телләренең чагыштырмача грамматикасы турында дәресләр бирә. 1883нче елда якланган диссертациясе ("Очерк науки о языке") тел гыйлеменә багышланган була.

В.А.Богородицкий тарафыннан укылган дәресләр җыентыгы

В.А.Богородицкий[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.В.Крушевский

И.А.Бодуэн де Куртенэның укучысы шулай ук В.А.Богородицкий да булган. Рус фонетикасы, рус теленең диалектологиясе, санскрит һәм Һинд-Аурупа телләренең чагыштырмача грамматикасы буенча дәресләр биргән. Шулай ук тюркология, татар лингвистикасы белән дә шөгыльләнгән.

Сөйләм авазлары турында эзләнүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фонетика һәм морфонология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фонемалар турында фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.А.Бодуэн де Куртенэның казанышларының берсе - ул беренчеләрдән булып авазларның конкрет, физиологик өйрәнеүн авазларның абстракт мәгънәләреннән, сөйләм йөртүченең фикерендә булган төшенчәләрдән аерган. Бу абстракт авазларны атау өчен ул Фердинанд де Соссюрның(1878) язмасындагы "фонема" дигән сүзне куллана, Бодуэн де Куртенэ кулланган мәгънә Фердинанд де Соссюрныкыннан аерыла (фонема эченә ул морфемалар җыелмасын ала). Шулай итеп тел гыйлемендә яңа фән - фонология барлыкка килә.

Морфонология - тәңгәллекләр системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н.В.Крушевский тарафыннан беренче синхроник тәңгәллекләр системасы барлыкка килә.

  • Рус телендәге "арткы рәт сузыклар арлдыннан калын тартыклар - алгы рәт сузыклар алдыннан нечкә тартыклар" тәңгәллеге, "басымлы - басымсыз" (свет - светить,
  • Тарихи тәңгәллекләр(диахроник) - трус - трясти
  • Сүз төзелеше, морфемалар белән бәйләнештә булган тәңгәллекләр (строить - застраивать)

Сүз төзелеше һәм морфология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И.А.Бодуэн де Куртенэ, Н.В.Крушевский, В.А.Богородицкий уйлавынча, морфология - сүз төзелеше, сүз үзгәреше турында фән, шунлыктан сүз төзелешен морфологиягә кертеп караганнар.

1870нче елларда И.А.Бодуэн де Куртенэ морфеманың билгеләмәсен бирә

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Князев С.В., Пожарицкая С.К. Фонологические идеи И.А. Бодуэна де Куртенэ // СРЛЯ. Фонетика, орфоэпия, графика и орфография - 2011

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]